Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 7 - Изге Язма


Даниилның дүрт җанвар турындагы төше

1 Бабил патшасы Белшассар тәхеткә утырганның беренче елында Даниилга вәхи иңде. Күргән төшен ул язып куйды.

2 Һәм Даниил болай диде: – Төнлә төшемдә мин, Даниил, шуны күрдем: һәр дүрт тарафтан күкләрдән иңгән җилдән бөек диңгез котырынырга тотынды;

3 аннары диңгездән бер-берсенә охшамаган дүрт зур җанвар килеп чыкты.

4 Аның берсе арыслан кебек, ә канатлары – бөркетнеке; мин әлеге затның канатлары йолкынуын, аннары аның, җирдән күтәрелеп, кеше сыман ике аягына торып басуын һәм аңа адәм йөрәге бирелүен күзәтеп тордым.

5 Икенче җанвар аюга охшаган. Бер читтә басып торган әлеге җанварның авызында өч кабырга сөяге күренә; аңа: «Тор, күп итеп ит аша!» – дип әйтелгән иде.

6 Аннары капланны хәтерләткән тагын бер җанвар пәйда булды. Дүрт башлы бу җанварның сыртында дүрт данә кош канаты күренә; бу җанварга хакимлек итү хокукы бирелгән иде.

7 Шуннан соң мин төнлә иңгән әлеге күренештә җанварның дүртенчесен күрдем. Искиткеч көчле бу җанварның кыяфәте куркыныч вә дәһшәтле булып, зур тимер тешләре белән ул бар нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән сытып-изеп бара иде. Әүвәлгеләреннән аерылып торган бу җанварның ун мөгезе дә бар иде.

8 Мин әлеге мөгезләргә текәлеп торган чакта, шулар арасыннан тагын бер кечерәк мөгез калыкты да, элекке мөгезләрнең өчесе төбе-тамыры белән йолкынып чыкты; әлеге соңгы мөгезнең кешенеке сыман күзләре дә, эреләнеп сөйләшүче авызы да бар иде.

9 Шуннан соң тәхетләр китереп куелды, һәм әзәли Зат Үз урынына килеп утырды; Аның киемнәре кардай ап-ак, башындагы чәчләре чиста-саф йон сыман; тәхете Аның – дөрләп торган уттай, тәхетенең тәгәрмәчләре ялкындай иде.

10 Аның каршыннан утлы елга агып чыга. Аңа хезмәт итүчеләрнең саны меңнәрчә һәм меңнәрчә – хозурында басып торучылар исәпсез-хисапсыз иде. Шунда хөкемчеләр мәхкәмә башлады, һәм китаплар ачылды.

11 Мин теге соңгы мөгезгә карап, аның тәкәббер сүзләрен ишетеп тордым. Мин күрдем ки, дүртенче җанварның җанын кыеп, гәүдәсен тураклап утка салдылар.

12 Башка җанварлардан исә хакимлек алынды, гомер сөрешләренең чиге билгеләнде.

13 Ошбу төнге төшемдә мин шуны да күрдем: менә, күктәге болытлар белән бергә адәм углына охшаган берәү килә. Әзәли Зат янына җиткәч, ул Аның хозурына китерелде.

14 Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр әлеге адәмгә табынсын өчен, аңа хакимлек, дан-хөрмәт вә патшалык бирелде. Аның хакимлеге мәңге тәмамланмас, һәм патшалыгы Аның җимерелмәс.

15 Мин, Даниил, хафага төштем, күргәннәрем мине борчуга салды.

16 Шунда басып торган берәүнең янына килдем дә әлеге хәлләрнең асылына төшендерүен үтендем, шуннан ул, минем белән сөйләшә башлап, боларның мәгънәсен аңлатты:

17 «Әлеге дүрт зур җанвар – җирдә дүрт патшалык күтәрелеп чыгачак дигәнне аңлата.

18 Соңыннан патшалыкны Аллаһы Тәгаләнең изгеләре кабул итеп алачак, һәм аларның патшалыгы мәңгедән-мәңгегә дәвам итәчәк».

19 Шуннан мин һәммә нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән изә-сыта баручы, тимер тешле, бакыр тырнаклы, башкалардан нык аерылып торган теге коточкыч дүртенче җанварның нәрсә аңлатуын белергә теләдем;

20 шулай ук җанварның башындагы ун мөгез турында һәм төбе-тамыры белән өч мөгез йолкынганнан соң үсеп чыккан, күзләре, тәкәббер сүзләр сөйләүче авызы булган, башкалардан зуррак күренгән соңгы мөгез хакында кызыксындым.

21-22 Чөнки мин әлеге соңгы мөгезнең изгеләргә каршы сугыш башлап җибәрүен һәм аларны җиңә баруын күреп тордым. Бу хәл әзәли Зат килгәнчегә кадәр дәвам итте; Ул килгәч, Аллаһы Тәгалә изгеләре файдасына хөкем чыгарылды, һәм аларга, шулай итеп, патшалыкны биләп алыр вакыт җитте.

23 Мин мөрәҗәгать иткән теге зат бу хакта болай диде: «Җанварның дүртенчесе – җир йөзендә башка патшалыклардан үзгә булган, бар дөньяны ботарларга, йотарга, таптарга-изәргә әзер торган дүртенче патшалыкны аңлата.

24 Ә теге ун мөгез түбәндәгене белдерә: әлеге патшалыкта ун патша күтәрелеп чыгачак, алардан соң исә бөтенләй башка, әүвәлгеләреннән аерылып торган патша аякка басачак та теге алдагыларның өчесен үзенә буйсындырачак;

25 тора-бара ул Аллаһы Тәгаләгә каршы сүзләр сөйләячәк, Аның изгеләрен җәберләячәк; ул хәтта изге бәйрәмнәрне, Канунны үзгәртергә ният итәчәк. Өч ел ярым дәвамында изгеләр язмышы аның кулында булачак.

26 Әмма хөкемчеләр мәхкәмә башлап, хакимлек аңардан алыначак, һәм ул тәмам юк ителәчәк.

27 Күк гөмбәзе астындагы бөтен патшалыкларның көч-кодрәте, хакимлек хокукы һәм бөеклек-мәһабәте исә Аллаһы Тәгаләнең изге халкына биреләчәк. Аның патшалык итүе мәңгелек булачак, башка бөтен хакимнәр Аңа табыначак һәм буйсыначак».

28 Шушының белән сүзем тәмам. Мин, Даниил, бик нык хафага төштем, хәтта йөзем караңгыланды. Алай да боларның һәммәсен күңелемә салып куйдым.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan