Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 6 - Изге Язма


Даниил арысланнар чокырында

1 Ил белән идарә итәр өчен, Дәрәвеш патшалыкның бөтен төбәкләренә йөз егерме идарәче билгеләргә кирәк дип тапты.

2 Алар өстеннән күз-колак булырга ул үзенең өч күзәтчесен куйды. Патшага бернинди зыян-югалту килмәсен өчен, идарәчеләр күзәтчеләргә исәп-хисап бирергә тиеш иделәр. Әлеге күзәтчеләрнең берсе Даниил булды.

3 Зур зиһенгә ия булганга, Даниил башка күзәтче вә идарәчеләрдән шактый өстен иде, шунлыктан патша аңа бөтен патшалык белән идарә итүне йөкләргә ниятләде.

4 Тик башка күзәтче вә идарәчеләр, Даниилга гаеп ташлар өчен, аның патшалык белән идарә итүендә нинди дә булса кимчелек эзләргә тотындылар, әмма намуслы Даниилның эшеннән бернинди хилафлык яки канунга сыймаган гамәл таба алмадылар.

5-6 Шунда күзәтчеләр һәм идарәчеләр, үзара сүз берләшеп: – Әгәр без, Даниилны гаепләр өчен, аның үз Алласы канунына мөнәсәбәтле бер-бер нәрсә уйлап тапмасак, башкача һичничек тә гаепли алмаячакбыз, – диделәр һәм, патша янына килеп, болай сүз башладылар: – Мәңге яшә, Дәрәвеш патша!

7 Без – патшалыктагы барча күзәтчеләр, җитәкчеләр, түрәләр, киңәшчеләр һәм өлкә идарәчеләре, үзара киңәшләшеп, синең, патшабыз, шундый фәрман чыгаруыңны хуп күрәбез: утыз көн дәвамында кем дә булса гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать итсә, аны арысланнар янына чокырга ташласыннар!

8 Шулай итеп, патша, фәрманга кулыңны куй. Әлеге карар, мадайлылар вә фарсыларның үзгәрмәс кануннары сыман, гамәлдән чыкмаслык булсын.

9 Дәрәвеш патша, карарны кабул итеп, фәрманны раслады.

10 Шундый карарга кул куелганын белгәннән соң, Даниил өенә кайтып китте. Аның өске каттагы тәрәзәләре Иерусалим тарафына караган булып, Даниил, тез чүгеп, электәгечә көн дә өч тапкыр Алласына дога кыла, мактау-рәхмәтләрен яудыра торган иде.

11 Сүз беркеткән теге бәндәләр Даниилның үз Алласына гыйбадәт кылганын, Аңардан рәхим-шәфкать сораганын күреп тордылар

12 һәм, патша янына барып, аның фәрманы турында: – Син, патша, «Утыз көн дәвамында гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать иткән бәндәне арысланнар янына чокырга ыргытырга!» дигән карар раслаган идең түгелме?! – дип сорадылар. Патша: – Әлеге сүзем мадайлылар һәм фарсылар кануны кебек үк нык вә үзгәрмәс! – дип җавап кайтарды.

13 Шуннан тегеләр патшага: – Яһүдә әсирләренең берсе, Даниил, синең үзеңә дә, патша, син раслаган фәрманга да игътибар итми, көн дә өч тапкыр үз Алласына дога кыла бирә.

14 Патша, моны ишетеп, бик нык борчуга төште һәм Даниилны коткарырга дип күңеленә беркетте, кояш баеганчыга кадәр бөтен көчен куеп аны бәладән йолып алырга тырышты.

15 Әмма теге бәндәләр бергәләшеп патша янына килделәр һәм: – Сиңа мәгълүм булсын: мадайлылар һәм фарсылар кануны кушканча, патша тарафыннан игълан ителгән бер генә карар да, бер генә фәрман да үзгәртелергә тиеш түгел! – дип әйттеләр.

16 Патша әмер бирде, һәм Даниилны, тотып алып, арысланнар янына чокырга ташладылар. Чокырга ташлар алдыннан Даниилга патша: – Бөтен күңелең белән хезмәт иткән Аллаң коткарсын сине, – диде.

17 Аннары, таш алып килеп, чокырның авызын томаладылар. Даниил хакындагы карарның үзгәрмәс булуын белдереп, патша үзенең һәм түрәләренең мөһерле йөзекләре белән ташка тамга салды.

18 Сараена кайткач, патша кич буе ураза тотты һәм гадәттәге күңел ачулардан баш тартты; ул төнне аның күзенә йокы кермәде.

19 Таң атуга патша торып басты һәм ашыгып арысланнар чокыры янына килде,

20 кызганыч тавыш белән Даниилга дәште: – Даниил, терек зат булган Аллаһының колы, бөтен күңелең белән хезмәт иткән Аллаң сине арысланнардан коткара алдымы?

21 Патшага Даниил: – Мәңге яшә, патшам!

22 Аллам, минем янга Үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын томалады, һәм алар миңа зыян салмады, чөнки Аллам алдында минем гөнаһым юк, шулай ук сиңа карата да, патшам, мин һичнинди җинаять эш кылмадым, – дип җавап бирде.

23 Патша, Даниил өчен бик нык сөенеп, аны чокырдан чыгарырга боерды. Чокырдан чыккан Даниилга һичнинди зыян килмәве ачыкланды, чөнки аның бөтен өмет-ышанычы үз Алласында булды.

24 Шуннан патша Даниилга гаеп ягучы бәндәләрне китерергә һәм хатыннары, балалары белән бергә арысланнар янына чокырга ташларга кушты. Тегеләр чокыр төбенә җитә дә алмады – арысланнар, ташланып, аларны өзгәләп бетерде.

25 Әлеге вакыйгадан соң Дәрәвеш патша җир йөзендә яшәүче барлык халыкларга, кавемнәргә һәм кабиләләргә шундый хат юллады: Иминлектә, бәрәкәттә яшәгез!

26 Минем тарафтан шундый фәрман игълан ителә: патшалыгымның бөтен төбәкләрендә бар кеше Даниилның Алласы алдында калтырап торсын, Аңа зур ихтирам күрсәтсен! Ул – мәңгелек булган терек Аллаһы! Аның патшалыгы – җимерелмәс, Аның хакимлеге һичкайчан тәмамланмас!

27 Ул – бәладән Йолып алучы, Коткаручы, җирдә һәм күктә могҗиза-галәмәтләр Күрсәтүче! Даниилны арысланнардан йолып алды Ул!

28 Дәрәвеш патшалык иткән чорда да, фарсы Кир патшалык иткән чорда да, Даниилның эшләре гел уңышлы барды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan