Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 5 - Изге Язма


Даниилның дивардагы язуны аңлатуы

1 Белшассар патша үзенең меңләгән түрәсе өчен зур мәҗлес җыйды, алар белән бергә шәраб эчте

2 һәм, кәефләнеп киткәч, Иерусалимнең изге йортыннан кайчандыр атасы Нәбухаднессар талап алып кайткан алтын вә көмеш савытларны китерергә боерды. Белшассар патша үзенең түрәләрен, хатыннарын вә кәнизәкләрен шул савытлардан шәраб белән сыйларга уйлады.

3 Иерусалимнең Аллаһы йортыннан алынган алтын савытлар китерелгәч, патша, аның түрәләре, хатыннары вә кәнизәкләре шулардан эчтеләр,

4 шәраб эчкән чакта, үзләренең алтын, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларына мәдхияләр яудырдылар.

5 Нәкъ шул мәлне патша сараеның акшарланган диварында, шәмдәл каршысында, бармагы белән нәрсәдер язучы адәм кулы пәйда булды, һәм әлеге кулны патша үз күзләре белән күреп торды.

6 Шунда патшаның йөзе үзгәрде, коты алынып, аяк буыннары йомшарды, тезләре калтырана башлады.

7 Патша, хезмәтчеләренә кычкырып, тылсымчы, күрәзәче вә фалчыларны чакырырга боерды. Бабилнең акыл ияләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: – Биредә язылган сүзләрне укып, мәгънәсен аңлаткан кешегә бүләккә җете кызыл өс киеме белән алтын муенса биреләчәк, ә үзе ул дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнәчәк.

8 Патшаның барча акыл ияләре җыелып килсә дә, берсе-бер язылганны укый һәм патшага мәгънәсен аңлата алмады.

9 Белшассар патша бик нык борчуга калды, аның чырае караңгыланды, түрәләре дә каушап төште.

10 Патша белән аның түрәләре арасында барган әңгәмәне ишетеп, мәҗлес бүлмәсенә патшабикә килеп керде һәм: – Мең яшә, патша! Күңелеңә борчу кермәсен, йөзең дә караңгыланмасын, – диде. –

11 Синең патшалыгыңда изге аллалар рухы белән сугарылган бер ир заты бар. Әле синең атаң патшалык иткән көннәрдә үк илаһларга хас зур гыйлеме, акылы вә зирәклеге белән дан алды ул. Синең атаң Нәбухаднессар патша аны тәгъбирчеләр, тылсымчылар, күрәзәчеләр вә фалчылар башлыгы итеп куйды,

12 чөнки аңарга, атаң тарафыннан Бәлтешассар дип исемләнгән Даниилга, төшләрне юрау, төрле серләрне аңлату, төен булып төйнәлгән мәсьәләләрне чишү осталыгы, зур зиһен, белем һәм акыл бирелгәндер. Шулай булгач, Даниилны чакырырга боер – ул аңлатыр сиңа мәгънәсен.

13 Даниилны патша каршына китерделәр; һәм патша, сүзен башлап, аңа болай диде: – Атам Нәбухаднессар патша Яһүдәдән алып кайткан әсир Даниил син буласыңмы?

14 Синдә аллалар рухы һәм зур гыйлем, гакыл һәм зирәклек бар дип ишеттем.

15 Шушында язылганнарны укып һәм мәгънәсен аңлатып бирер өчен, акыл ияләрен вә тылсымчыларны китерттем, әмма алар аңлатып бирә алмады.

16 Синең хакта исә серләрнең мәгънәсен аңлата һәм төен булып төйнәлгән мәсьәләләрне чишә ала дип ишеттем; димәк ки, әгәр син әлеге сүзләрне укып һәм мәгънәсен аңлатып бирә алсаң, сиңа бүләккә җете кызыл өс киеме һәм алтын муен чылбыры бирелер, үзең исә дәрәҗәң буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнерсең.

17 Патшага җавап итеп, Даниил әйтте: – Бүләкләрең үзеңә калсын, хөрмәтеңне дә башкаларга күрсәт, ә биредә язылганнарны патшама мин болай да укып бирермен, мәгънәсен дә аңлатырмын.

18 Патшам! Аллаһы Тәгалә синең атаң Нәбухаднессарга хөкемдарлык, бөеклек, дан вә мәһабәтлек бирде.

19 Аллаһы аңа иңдергән бөеклек алдында барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр тетрәп, котлары алынып торыр иде, чөнки ул үтерергә теләгән кешене үтерде, исән калдырырга теләгәнен исән калдырды, югары күтәрергә теләгәнен күтәрде, түбәнсетергә теләгәнен исә түбәнсетте.

20 Әмма аның йөрәге чамадан тыш тәкәбберләнеп тупаслана башлагач, ул, патша тәхетеннән сөрелеп, дан-хөрмәттән мәхрүм ителде,

21 адәм балалары арасыннан куылды; аның акылы хайванныкына тиңләште, ул кыргый ишәкләр арасында яшәде, үгез сыман, үлән белән туенды, күк чыгында коенды. Инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны Нәбухаднессар патша таныганчыга кадәр, бу шулай дәвам итте.

22 Ә син, аның углы Белшассар, шушыларның һәммәсен белә торып, йөрәгеңне тыйнак-күндәм итәргә теләмәдең;

23 киресенчә, Күкләр Хуҗасына каршы чыгып, үзеңне күтәрдең: Аллаһы йортыннан алып кайткан савытларны китерергә боердың, түрәләрең, хатыннарың һәм кәнизәкләрең белән бергә шул савытлардан шәраб эчтең, берни күрмәүче, ишетмәүче, бернәрсә аңламаучы, көмеш вә алтын, бакыр вә тимер, агач вә таштан ясалган пот-сыннарга – үз илаһларыңа мәдхияләр яудырдың, мәгәр синең сулышыңны, тормыш юлларыңны Үзенең кулында тоткан Аллаһыны зурлап телгә дә алмадың.

24 Әнә шуның өчен Ул, сиңа әлеге кулны җибәреп, шушы сүзләрне яздырды да.

25 Биредә исә менә нәрсә язылган: «Мене, мене, текел» һәм «парсин».

26 Әлеге сүзләрнең мәгънәсе мондыйдыр: «мене» – Аллаһы, синең патшалык итү көннәреңне исәпләп чыгарып, аңа чик куярга булды;

27 «текел» – син, үлчәүдә үлчәнеп, артык җиңел дип табылдың;

28 «перес» – синең патшалыгың мадайлыларга һәм фарсыларга бүлеп биреләчәк.

29 Шуннан Белшассарның әмере нигезендә Даниилның өстенә җете кызыл кием кидерделәр, алтын муенса тактылар, үзен исә дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше дип игълан иттеләр.

30 Шул ук төнне килданиләр патшасы Белшассарның гомере киселде,

31 һәм патшалыкны алтмыш ике яшен тутырган мадайлы Дәрәвеш кабул итеп алды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan