Даниил 4 - Изге Язма1 Мин, Нәбухаднессар, үз йортымда тыныч-имин, үз сараемда рәхәт тормыш кичерә идем, 2 әмма беркөн түшәгемдә ятканда, котымны алып, миңа бер төш керде һәм күңелемә шом салды. 3 Төшне юрасыннар өчен, мин Бабилнең бөтен акыл ияләрен чакыртырга боерык бирдем. 4 Тәгъбирче вә тылсымчылар, күрәзәче вә фалчылар җыелгач, мин аларга күргән төшемне сөйләдем, әмма алар аның мәгънәсен аңлата алмадылар. 5-6 Ниһаять, минем яныма илаһым Бәлтешассар исемен йөрткән, изге аллалар рухы белән сугарылган Даниил керде; мин аңа төшемне сөйләп бирдем: – И-и Бәлтешассар, тәгъбирчеләр башлыгы! – дидем аңа. – Изге аллалар рухы белән сугарылуың мәгълүм миңа, шул сәбәпле һичнинди сер синең өчен кыенлык тудыра алмыйдыр – төшемә кергән күренешләрнең асылын аңлатып бирче. 7 Түшәгемдә ятканда миңа мондый күренешләр иңде: менә, җирнең кыл уртасында хәйран биек агач үсеп утыра имеш. 8 Әлеге агач искиткеч зур һәм нык, аның очлары күкләргә ашкан, җир читенең һәр ноктасыннан күренеп тора икән. 9 Аның яфраклары матур, җимешләре дә күп, аңардагы ризык һәркемгә җитәрлек; кыр җәнлекләре аның күләгәсенә җыела, очар кошлар ябалдашлары арасында оя кора, барча тереклек иясе шунда үзенә ашарына ризык таба. 10 Түшәктә ятканда мин төшемдә тагын шуны да күрдем, – дидем аңа. – Менә, күкләрдән күзәтүче изге бер фәрештә иңде дә 11 көчле тавыш белән болай дип кычкырды: «Бу агачны кисеп аударыгыз да ботакларын чабып ташлагыз, яфракларын коеп төшереп, җимешләрен өзеп ыргытыгыз; агач төбендәге киек-җанварны да, ботаклар арасындагы кош-кортны да төрле якка куып таратыгыз. 12 Ләкин агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз, һәм ул, тимер вә бакыр зынҗырлар белән уралган килеш, басу үләне арасында күк чыгы белән сугарылсын һәм хайваннар белән бергә үлән арасында кала бирсен. 13 Аңардан адәм акылы алынып, хайваннар кебек фикер итсен ул һәм шул хәлендә җиде ел гомер кичерсен. 14 Күзәтүче фәрештәләр, изге мәләкләр игълан иткән карарны җирдә яшәүчеләр белеп торсыннар: инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек итә һәм патшалыкларны Ул Үзе теләгән кешеләр кулына тапшыра; патшалык белән идарә итәр өчен, Ул хәтта иң күренексез бәндәне дә сайлап куярга мөмкин!» 15 Мин, Нәбухаднессар патша, әнә шундый төш күрдем, ә син, Бәлтешассар, миңа аны юрап бир, чөнки патшалыгымдагы акыл ияләре арасыннан берәү дә аны юрый алмады, ә син юрый аласың – синдә изге аллалар рухы бар, – дидем. 16 Шунда Бәлтешассар дип исем кушылган Даниил, төшнең мәгънәсен аңлап, тәмам хафага калды һәм берара исен җыя алмый торды. – Бәлтешассар! Әлеге төш һәм аның мәгънәсе хафага салмасын сине! – дидем мин аңа. Бәлтешассар болай дип җаваплады: – Әфәндем минем! Сине өнәмәүчеләргә керсен иде бу төш, аның мәгънәсе синең дошманнарыңа мөнәсәбәтле булса иде! 17-18 Төшеңдә күргән матур яфраклы, җимешләре күп булган һәм барча җан иясен ризыкландыручы, төбендә кыр җәнлекләре үзенә урын тапкан, ябалдашлары арасында очар кошлар оя корган, зур, таза-нык һәм очлары күккә ашкан, җирнең бөтен ноктасыннан күренеп торган агач – 19 син ул, патшам. Син югары күтәрелдең, ныгыдың, синең бөеклегең күкләргәчә ашты, хакимлегең җирнең иң ерак читләренә кадәр җәелде. 20-21 Ә инде төшеңдә күкләрдән иңгән күзәтүче изге фәрештә: «Агачны кисеп аударыгыз да юк итегез, бары төп тамырын гына җирдә калдырыгыз һәм ул, тимер вә бакыр зынҗырлар белән богауланган килеш, басу үләне арасында күк чыгы белән сугарылсын һәм хайваннар белән бергә үлән арасында кала бирсен. Шул хәлендә ул җиде ел гомер кичерсен», – дип әйткән сүзләрнең мәгънәсе һәм Аллаһы Тәгаләнең әфәндем патша турындагы карары әнә шундыйдыр: 22 сине кешеләр арасыннан китәргә мәҗбүр итәрләр, яшәешең кыр хайваннары белән булыр, син, үгез сыман, үлән ашап торырсың, күк чыгында коенырсың; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр, гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр. 23 Фәрештәнең «Агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз» дигән фәрманы исә – бар нәрсә белән Күкләр иясе идарә иткәнне син таныгач, патшалык үзеңә кайтачак дигән сүз. 24 Шулай булгач, патша, миннән сиңа киңәш шул: гөнаһларыңнан, яман эшләреңнән ваз кичеп, тәкъва гамәлләр кыл, мазлумнарга рәхим-шәфкать күрсәт, шул очракта, бәлки, имин-рәхәт тормышың дәвам итәр, – диде Бәлтешассар. 25 Миңа, Нәбухаднессар патшага, кагылышлы бу сүзләрнең һәммәсе дөрескә чыкты. 26-28 Шушы вакыйгадан соң унике ай узып, Бабилдәге патша сараеның түбәсендә йөргәндә, мин үзалдыма: «Дан-шанымны күрсәтер өчен кодрәтем белән төзелгән пайтәхетем Бабил нинди мәһабәт!» – дип әйтеп бетерүгә, күкләрдән бер тавыш килде: – Нәбухаднессар патша, синең хакта әнә шундый әмер булды: патшалыгың алынды синнән! 29 Кешеләр арасыннан сөрелеп, яшәгән урының – кыр җәнлекләре арасында, ашаган ризыгың, үгезнеке сыман, үлән булыр; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр. 30 Миңа әйтелгән әлеге сүзләр шундук гамәлгә дә ашты: мине кешеләр арасыннан сөрделәр; мин, үгез сыман, үлән белән тукландым, бәдәнем күк чыгында коенды, тора-бара чәчләрем бөркет каурыйлары сыман озын булып үсте, кошларныкы сыман булып, тырнакларым җитте. 31 Алдан әйтеп куелган вакыт үтүгә, мин, Нәбухаднессар, күзләремне күккә төбәдем, һәм акылым миңа кабат кайтты. Шуннан мин Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр яудырдым, Мәңге яшәүчене данладым һәм мактадым: Аның хакимлеге мәңгелек, Аның патшалыгы буыннан-буынга дәвам итәчәк! 32 Җир йөзендә яшәүче барлык җан ияләре Аның алдында бернигә тормый; күк гаскәре һәм тереклек дөньясы белән Ул Үзенчә ихтыяр кыла, Аның кулын туктатырлык һәм Аңа: «Ни-нәрсә кылдың син?» – дип әйтерлек һичкем юктыр! 33 Миңа кабат зиһенем иңгәннән соң, патшаларга хас шөһрәтем, абруй-мәртәбәм вә мәһабәтлегем дә, киңәшчеләрем вә түрәләрем дә миңа кире кайтты, мин янәдән тәхеткә утырдым, дәрәҗәм әүвәлгедән дә ныграк артты. 34 Инде мин, Нәбухаднессар, Күкләр Патшасын мактыйм, олуглыйм һәм данлыйм, чөнки Аның гамәлләре вә юллары хактыр. Ә тәкәббер йөрәкләрне буйсындырырга Ул кодрәтледер. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia