Даниил 3 - Изге ЯзмаАлтын сын һәм уттай кызган мич 1 Нәбухаднессар патша, биеклеге – алтмыш, киңлеге алты терсәк булган алтын сын ясатып, аны Бабил өлкәсендәге Дүрә тигезлегенә куйдырды 2 һәм үзе куйдырган шул сынны изгеләштерү тантанасына түрәләрне, җитәкчеләрне, өлкә идарәчеләрен, киңәшчеләрне, хәзинәчеләрне, хөкемчеләрне, мәхкәмә күзәтчеләрен һәм барча төбәкләрнең башлыкларын җыярга әмер бирде. 3 Әлеге түрәләр, Нәбухаднессар патша төзеткән сынны изгеләштерү тантанасына җыелып, сын каршына килеп баскач, 4 сөрәнче көчле тавыш белән болай дип белдерде: – Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр! Сезгә шундый фәрман бирелә: 5 мөгез быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, Нәбухаднессар куйган алтын сын алдында җиргә капланып сәҗдә кылыгыз! 6 Кем дә булса җиргә капланып сынга сәҗдә кылмый икән, аны шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар! 7 Уен коралларының тавышы ишетелүгә, барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр җиргә капланып Нәбухаднессар патша төзеткән алтын сынга сәҗдә кылдылар. 8-9 Шунда килданиләрдән берничә кеше, килеп, Нәбухаднессар патшага яһүдиләр өстеннән әләкләде: – Мәңге яшә, патшабыз! 10-11 Син, патша, «Быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка төр уен коралларының тавышын ишетү белән, һәр кеше җиргә капланып алтын сынга сәҗдә кылырга тиеш, инде кем дә булса җиргә капланып сынга сәҗдә кылмый икән, аны ут бөркеп торган мичкә атарга» дигән фәрман биргән идең. 12 Бабил илендәге эшләр белән идарә итәргә синең тарафтан билгеләнгән яһүди ирләр Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү синең әмереңә буйсынмыйлар, патша, алар синең илаһларыңны кадерләмиләр һәм син куйган алтын сынга да сәҗдә кылмыйлар. 13 Ачуыннан ярсыган Нәбухаднессар шундук Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне китерергә боерды. Әлеге ирләрне патша каршына китереп бастыргач, 14 Нәбухаднессар аларга: – Сез, Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү, минем илаһларымны кадерләмисез һәм мин куйдырган алтын сынга сәҗдә кылмыйсыз, шул дөресме? 15 Алайса хәзер сез, быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, мин ясаган сынга сәҗдә кылырга әзер торыгыз, инде сәҗдә кылмыйсыз икән, сезне шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар; ул вакытта инде бер генә илаһ та минем кулдан сезне коткара алмас, – диде. 16 Нәбухаднессар патшага җавап итеп, Шадрах, Мешах, Әбеднәгү болай диделәр: – Синең бу сүзләреңә җавап биреп торуның хаҗәте юктыр. 17 Кадерләгән Аллабыз коткара алса, Ул безне ут булып кызган мичтән һәм синең кулдан да коткара алачак, патша. 18 Инде Аллаһы безне коткармаган очракта да, сиңа шул мәгълүм булырга тиеш, патша: без синең илаһларыңны кадерләмәячәкбез һәм син куйган алтын сын алдында баш ормаячакбыз. 19 Шушы сүзләрне ишетүгә, Нәбухаднессарның, Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүгә бик нык ачуы чыгып, чырайлары караңгыланды, һәм ул, мичне гадәттәгегә караганда җиде тапкыр катырак ягарга кушып, 20 гаскәрендәге иң көчле сугышчыларга Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне бәйләргә һәм ут бөркеп торган мичкә атарга әмер бирде. 21 Ирләрне бәйләделәр дә эчке-тышкы киемнәре, баш киемнәре белән бергә ут бөркеп торган мичкә ыргыттылар. 22 Патшаның катгый әмерен үтәп, мичне чамадан тыш нык якканнар иде, шуңа күрә Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне алып килгән сугышчыларны ялкын шундук көйдереп үтерде. 23 Әлеге өч ир исә бәйләнгән килеш ут бөркеп торган мич эченә барып төштеләр. 24 Нәбухаднессар патша шунда гаҗәпләнеп урыныннан сикереп торды да киңәшчеләреннән: – Без ут эченә өч кенә кешене бәйләп аттык түгелме?! – дип сорады. Тегеләр патшага: – Нәкъ шулай, патша! – дип җавап кайтарды. 25 Бу сүзләргә каршы патша: – Ләкин мин ут эчендә бәйләнмәгән дүрт кешенең йөрүен күрәм, һәм аларга һичнинди зыян килмәгән, дүртенчесе исә илаһи затны хәтерләтә, – диде. 26 Нәбухаднессар, ут булып кызган мич авызына килеп: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү, Аллаһы Тәгаләнең коллары! Чыгыгыз аннан һәм бире килегез! – дип дәште. Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү ут эченнән чыктылар. 27 Түрәләр, җитәкчеләр, өлкә идарәчеләре вә патша киңәшчеләре әлеге өч ир янына җыелдылар һәм аларга утның зыян салмавын күрделәр: чәчләре дә көймәгән, киемнәре дә әүвәлгечә калган, аларга хәтта ут-төтен исе дә сеңмәгән! 28 Нәбухаднессар әйтте: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүнең Алласына мактау-шөкерләр яусын! Ул, Үзенең фәрештәсен җибәреп, Үзенә ышаныч баглаган колларын бәладән йолып алды! Патша әмеренә буйсынмыйча, алар, гомерләре белән хушлашырга әзер булып, үз Аллаларыннан башка илаһларны кадерләмәделәр һәм аларга сәҗдә кылмадылар! 29 Инде әмер итәмен: әгәр нинди дә булса халыктан яисә кавемнән яки кабиләдән бер-бер кеше Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү иман иткән Аллаһыга каршы көфер сүз сөйли калса, ул үзе кисәкләргә туракланып, йорты хәрабә хәленә китереләчәк, чөнки аларның Алласы кебек коткара алучы башка илаһ юктыр. 30 Патша шушы вакыйгадан соң Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне Бабил җирендә бөек дәрәҗәләргә күтәрде. Нәбухаднессарның икенче төше 31 Җир йөзендә яшәүче һәммә халыкка, кавемгә һәм кабиләгә Нәбухаднессар патша шундый хәбәр юллады: Иминлектә, бәрәкәттә яшәгез! 32 Аллаһы Тәгалә миңа күрсәткән могҗизалар вә галәмәтләр хакында сезгә җиткерергә телим: 33 Аның галәмәтләре искиткеч, кылган могҗизалары кодрәтледер! Аның патшалыгы мәңгелек, Аның хакимлеге буыннан-буынга дәвам итәчәк! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia