Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 2 - Изге Язма


Нәбухаднессарның беренче төше

1 Патшалык итүенең икенче елында Нәбухаднессарга бер төш керде, һәм ул, күңел тынычлыгын югалтып, тәмам йокыдан язды.

2 Шуннан патша, әлеге төшне аңа сөйләп бирсеннәр өчен, үзенең тәгъбирчеләрен вә тылсымчыларын, сихерчеләрен вә күрәзәчеләрен чакыртырга боерды. Тегеләр патша хозурына кереп баскач,

3 Нәбухаднессар болай дип сүз башлады: – Бер төш кереп, җанымның тынычлыгын алды, шуның нәрсә аңлатканын беләсем килә.

4 Күрәзәчеләр арамей телендә патшага болай диделәр: – Мәңге яшә, патшабыз! Колларыңа төшеңне сөйләп бирсәң, без сиңа аның мәгънәсен аңлатыр идек.

5 Патша исә, күрәзәчеләренең сүзенә җавап итеп: – Мин ныклы фикергә килдем: әгәр мин күргән төшне үзегез сөйләп, аның мәгънәсен аңлатып бирә алмасагыз, сезне кисәкләргә тураклап, йортларыгызны хәрабә хәленә китерәчәкмен.

6 Инде дә төшемне сөйләп, аны юрап та бирсәгез, миннән сезгә бүләк-һәдияләр вә кадер-хөрмәт булыр. Димәк ки, төшемне сөйләп, аның мәгънәсен аңлатып бирегез! – диде.

7 Күрәзәчеләр янә: – Патшабыз үзенең колларына төшен сөйләп бирсә, без аның мәгънәсен аңлата алыр идек, – дип әйттеләр.

8 Шуннан патша аларга болай диде: – Вакытны сузарга тырышканыгызны күреп торам, чөнки минем ныклы карарымны беләсез:

9 төшнең нәрсә аңлатканын сөйләп бирмәсәгез, һәммәгезне бер язмыш көтә. Сез алдарга, ялган сүз сөйләргә җыенасыз, фикерем үзгәрер дип өметләнәсез. Ә менә төшемне сөйләп бирсәгез, аның мәгънәсен аңлата алуыгызга да ышаныр идем.

10 Күрәзәчеләр, җавап итеп, патшага болай диделәр: – Патша өчен мондый эшне башкарырдай кеше җир йөзендә юктыр. Берәр бөек вә кодрәтле патшаның үз тәгъбирчеләре, тылсымчылары вә күрәзәчеләреннән мондый эшне таләп иткәне бар микән?!

11 Патша кушкан бу эш шундый авыр ки, моны әйтеп бирердәй кеше юктыр, моны бары тик илаһи затлар гына башкарып чыга алыр, ләкин алар кеше арасында яшәми бит.

12 Бу сүзләргә патшаның бик нык ачуы килде, һәм ул Бабилнең бөтен акыл ияләрен кырып бетерергә боерды.

13 Патшаның әлеге фәрманы игълан ителгәч, акыл ияләренең җаннарын кыяр өчен, Даниил белән аның иптәшләрен дә эзләргә тотындылар.

14 Шунда Даниил, зирәклек күрсәтеп, Бабилнең акыл ияләрен үтерергә тиешле патша җансакчыларының башлыгы Ариохка җайлап кына мөрәҗәгать итте.

15 Патша түрәсе Ариохтан ул: – Ни сәбәпле патша мондый рәхимсез боерык бирде? – дип сорагач, теге аңа эшнең асылын сөйләп бирде.

16 Даниил, патша янына кереп, төшнең мәгънәсен аңлатыр өчен, күпмедер вакыт бирүен үтенде.

17 Шуннан, өенә кайтып, дуслары Ханания, Мишаил вә Азариягә әлеге вакыйга хакында сөйләп бирде.

18 Бабилнең башка акыл ияләре белән бергә үзебез дә һәлак булмас өчен, Күкләр Алласына ялварыгыз: мәрхәмәтен күрсәтеп, әлеге сергә төшендерсен, диде ул дусларына.

19 Төнлә Аллаһыдан күренеш иңеп, бу төшнең сере Даниилга ачылды, һәм ул Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырып

20 әйтте: «Аллаһының исеменә мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын! Чөнки Ул хикмәт ияседер, көч-кодрәт тә Аның кулындадыр!

21 Дәвер-чорларны, ел фасылларын алыштыручы, патшаларны тәхеттән төшерүче һәм тәхеткә утыртучы, зирәкләргә – зирәклек, аңлыларга белем бирүче,

22 тирәндә яткан яшерен серләрне ачучы, караңгылык эчендә ни барын белүче – Улдыр; яктылык – Аның хозурындадыр.

23 И ата-бабаларымның Алласы, Сиңа рәхмәтләремне, мактау сүзләремне белдерәм! – Син миңа зирәклек һәм көч бирдең, ялварып сораганыбызны миңа ачтың, безгә патша төшенең асылын аңлаттың».

24 Шуннан Даниил, патша әмере нигезендә Бабилнең акыл ияләрен үтерергә тиеш булган Ариох янына килеп: – Бабил акыл ияләренең җаннарын кыйма, патша хозурына алып кер мине, мин аңа төшнең мәгънәсен аңлатырга телим, – дип әйтте.

25 Ариох шундук Даниилны патша янына алып керде һәм патшага болай диде: – Яһүд сөргенчеләре арасыннан патшага төшнең асылын ачып бирердәй кеше таптым.

26 Бәлтешассар исемен йөрткән Даниилга патша: – Син, чыннан да, мин күргән төшне сөйләп, мәгънәсен дә аңлатып бирә аласыңмы? – диде.

27 Патшага җавап итеп, Даниил әйтте: – Патша сораган сернең асылын ни акыл ияләре вә тылсымчылар, ни тәгъбирче вә фалчылар ачып бирә алмас иде.

28 Әмма күкләрдә нинди серне дә ача белүче Аллаһы бар. Соңгы көннәрдә буласы вакыйгаларга Ул Нәбухаднессар патшаның күзләрен ачмакчы. Түшәгеңдә яткан чакта, сиңа кергән төш вә күренешләр менә мондый иде.

29 Син, патша, урыныңда ятканда, моннан ары нәрсәләр булыр икән, дип, уйлар уйладың. Аллаһы яшерен серләр хакында кешеләргә сөйли ала, һәм яшерен серләрне ачучы Аллаһы сиңа киләчәктә ниләр буласын күрсәтте.

30 Мин башкалардан зирәгрәк булган өчен түгел, ә бәлки патша төшнең асылын һәм үз йөрәгендәге уйларын аңласын өчен ачылды бу сер миңа.

31 Сиңа, патшам, мондый күренеш иңде: синең каршыңда, имеш, ялтырап-җемелдәп ниндидер бик зур, дәһшәт тулы бер сын тора.

32 Сынның башы саф алтыннан, күкрәк-куллары көмештән, корсагы һәм ботлары бакырдан,

33 балтырлары тимердән, аяк табаннарының бер өлеше тимердән, бер өлеше балчыктандыр.

34 Син шулай тамаша кылып торганда, таш кыядан үзеннән-үзе, кеше кулы орынмыйча бер таш кителде дә әлеге сынның тимер вә балчыктан эшләнгән аякларына китереп бәрде һәм сынны чәлпәрәмә китерде.

35 Шулвакыт тимер, кызыл балчык, бакыр, көмеш вә алтын – һәммәсе таралып-уалып бетте, җәйге ындыр табагындагы кибәк сыман булды; җил аларның һәммәсен очыртып алып китте, эзләрен дә калдырмады; сынны ваткан таш исә, зур бер тауга әйләнеп, бөтен дөньяны каплап алды.

36 Төш әнә шундый иде! Хәзер инде патшабызга аның мәгънәсен дә сөйлик.

37 И патша, син – патшаларның патшасыдыр, Күкләр Алласы сиңа патшалык-хакимлек тә, көч-куәт һәм дан-шөһрәт тә бирде.

38 Җирдә яшәүче барча адәм балаларының, тереклек ияләренең вә күктәге кошларның язмышын Аллаһы синең кулыңа тапшырды һәм шуларның һәммәсе өстеннән сине хаким итеп билгеләде. Димәк ки, әлеге алтын баш – син ул!

39 Синнән соң икенче бер – синекеннән кайтышрак булган патшалык аякка басар; аннан ары бөтен җир йөзендә идарә итәчәк өченче – бакыр патшалык мәйданга чыгар.

40 Ә дүртенче патшалык исә, бар нәрсәне ватучы тимер кебек нык булып, һәммә нәрсәне чәлпәрәмә китерәчәк һәм ватып-җимерәчәк.

41 Син шулай ук бер өлеше тимердән, бер өлеше чүлмәк балчыгыннан ясалган аяк һәм аяк бармаклары күрдең, анысы бүленгән патшалыкны аңлата. Аңарда әле күпмедер тимер ныклыгы калачак, шунлыктан син чүлмәк балчыгы катыш тимер күрдең дә.

42 Аяк бармакларының бер өлеше тимердән, бер өлеше балчыктан булган кебек, әлеге патшалыкның да бер өлеше көчлерәк, икенче өлеше зәгыйфьрәк булыр.

43 Ә инде чүлмәк балчыгы катыш тимер күрүең исә әлеге патшалыкларның никахлар аша үзара кушылуын аңлата, әмма алар, тимер белән балчык бербөтен була алмаган кебек, бер-берсе белән бөтенләй кушылып бетә алмаячак.

44 Әлеге патшалыклар хөкем сөргән көннәрдә Күкләр Алласы мәңге җимерелмәс патшалык төзеячәк! Ул патшалык бер генә халыкның да кулына тапшырылмаячак; башка бөтен патшалыкларны тар-мар китереп, ул үзе мәңгегә торып калачак!

45 Таш кыядан үзеннән-үзе, кеше кулы орынмыйча кителгән бер ташның тимер, бакыр, балчык, көмеш вә алтынны чәлпәрәмә китерүен син үзең күреп тордың. Кодрәтле Аллаһы моннан ары ниләр буласын патшага әнә шулай белдереп куйды. Бу төш хак дөрестер һәм аның мәгънәсе дә төп-төгәлдер.

46 Шунда Нәбухаднессар патша, Даниил каршында йөзтүбән җиргә капланып, хөрмәтен күрсәтте һәм аңа бүләкләр китерергә, хуш исле бәлзәмнәр көйрәтергә боерды.

47 Аннары Даниилга болай диде: – Дөрестән дә, синең Аллаң – серләрне ача алучы, барча аллаларның Алласы һәм барча патшаларның Хуҗасыдыр, чөнки син шундый серне ача алдың!

48 Патша шушы вакыйгадан соң Даниилның дәрәҗәсен нык күтәрде: аңа күп итеп зур бүләкләр бирде, аны бөтен Бабил өлкәсенә башлык һәм Бабилнең барлык акыл ияләре өстеннән түрә итеп билгеләде.

49 Даниилның гозере буенча, патша Бабил илендәге эшләр белән идарә итәргә Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне куйды, Даниил үзе исә патша сараенда торып калды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan