Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 10 - Изге Язма


Диҗлә елгасы буенда Даниилга иңгән күренеш

1 Фарсы патшасы Кир тәхеткә утырганның өченче елында Бәлтешассар исемен йөрткән Даниилга вәхи – зур сугыш турындагы хак хәбәр иреште; аның асылына Даниил үзенә иңгән күренештән төшенде.

2 Ул көннәрдә мин, Даниил, инде өч атна зур кайгыда идем.

3 Өч атна дәвамында мин тәмле икмәк капмадым, авызыма ит вә шәраб алмадым, хуш исле майлар да сөртенмәдем.

4 Беренче айның егерме дүртенче көнендә, мул сулы Диҗлә елгасы буенда басып торганда,

5 мин, күземне күтәреп, югары карадым һәм каршымда җитен киемнәре өстеннән Уфаз алтыныннан ясалган пута буган бер ир кешене күрдем.

6 Аның гәүдә-сыннары хризолит таштан коелган диярсең, йөзе яшен яктысы сыман, күзләре уттай балкып-җемелдәп тора, аяк-куллары шомартылган бакыр кебек ялтырый, тавышы исә бик күп кешеләрнең шау-гөр килеп сөйләшүен хәтерләтә иде.

7 Әлеге күренеш бары тик миңа – Даниилга гына иңде, янәшәмдәге кешеләр исә аны күрмәде, әмма аларны бик каты курку биләп алып, кайсы кая яшеренергә ашыкты.

8 Мин, әлеге гаҗәеп күренешкә текәлеп, берүзем торып калдым. Шуннан мин хәлсезләнеп киттем, йөзләрем мәетнеке сыман агарды, көчем бетте.

9 Аннары мин аның тавышын ишеттем, ишеттем дә, аңымны җуеп, йөзем белән җиргә капландым.

10 Әмма шунда миңа бер кул орынды һәм мине, дер калтырап торган хәлемдә тезләремә тезләндереп, кулларыма таяндырды.

11 Аннары миңа орынган кеше болай диде: – Даниил, Аллаһының кадерлесе! Әйтергә җыенган сүзләремнең асылына төшенсәң иде; аягыңа торып бас, чөнки мин синең яныңа җибәрелдем. Шушы сүзләрдән соң мин, нык дулкынланып, аягыма торып бастым.

12 Әлеге кеше үзенең сүзен дәвам итте: – Курыкма, Даниил! Һәммә нәрсәне дөрес аңлар өчен, Аллаң алдында түбәнчелек күрсәтергә дип йөрәгеңне беркеткән беренче көннән үк синең сүзләрең кабул булды; һәм менә мин синең сүзләрең буенча килеп җиттем.

13 Фарсы патшалыгының түрәсе егерме бер көн буена миңа каршылык күрсәткән иде; Фарсы патшалары янында чакта миңа ярдәмгә олуг түрәләрнең берсе Микәил килде.

14 Ә хәзер мин халкыңны киләчәктә нәрсә көткәнен аңлатырга дип килдем, чөнки сиңа иңгән күренеш алдагы көннәргә мөнәсәбәтле.

15 Ул шушы сүзләрне сөйләгән чакта, мин, йөзем белән җиргә капланган килеш, өнсез-тынсыз булдым.

16 Шуннан килеш-килбәте белән кешегә охшаган берәү иренемә кагылды, һәм мин, авызымны ачып, каршымда басып торучыга дәштем: – Әфәндем! Әлеге күренештән күңелемне авыр хәсрәт басты, һәм буыннарымның хәле китте.

17 Ничек итеп мин, синең колың, син әфәндем белән сөйләшә алыйм – һич көчем калмады, сулышым кысыладыр.

18 Шулчакны кеше кыяфәтендәге теге зат янә миңа кагылды, һәм буыннарыма кабат көч кайткандай булды.

19 – Курыкма, Аллаһының кадерлесе! Иминлек сиңа! Батыр бул, нык тор! – диде ул миңа. Ул минем белән сөйләшкәндә, миңа хәл кереп: – Сөйлә, әфәндем, чөнки син миңа кабат көч бирдең, – дидем.

20-21 Шуннан ул әйтте: – Синең яныңа ни өчен килгәнемне беләсеңме? Мин сиңа Хакыйкать китабында нәрсә язылганны әйтмәкчемен. Шуннан соң мин, Фарсы түрәсе белән көрәшер өчен, кире китәм; ул җиңелгәннән соң, Яван түрәсе килер. Аларга каршы көрәштә түрәгез Микәилдән башка теләктәшлек күрсәтүче һичкемем юктыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan