Чыгыш 9 - Изге ЯзмаХайван үләте 1 Аннары Раббы Мусага болай диде: – Фиргавен янына бар да, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит! 2 Әгәр син аларга китәргә рөхсәт итмәсәң, янә тоткарласаң, 3 Раббы, Үзенең кулын сузып, кырдагы хайваннарыңа – атларыңа, ишәкләреңә, дөяләреңә, сыерларыңа, сарыкларыңа һәм кәҗәләреңә коточкыч үләт зәхмәте җибәрәчәк. 4 Ә Исраил халкының терлеген Раббы мисырлылар терлегеннән аерып куячак, һәм исраилиләрнең бер генә хайваны да үлмәячәк». 5 Шушы хәлнең кайчан буласын билгеләп, Раббы: – Иртәгә бу җирдә Мин моны эшләячәкмен, – дип әйтте. 6 Икенче көнне Раббы шулай эшләде дә: мисырлыларның бар терлеге үлеп бетте, ә Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәде. 7 Фиргавен, белешер өчен, кешеләр җибәрде, һәм, дөрестән дә, Исраил халкының бер генә хайваны да үлмәгән иде. Шулай да фиргавен каршы торуын дәвам итте һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт бирмәде. Эренле чуан авыруы 8 Раббы Муса белән Һарунга: – Мичтән, уч тутырып, көл алыгыз, һәм фиргавен күз алдында Муса шул көлне күккә сибеп җибәрсен. 9 Көл шунда, тузанга әйләнеп, бөтен Мисырны каплап алыр, һәм илдәге барча кешеләр вә хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланыр, – диде. 10 Муса белән Һарун, мичтән көл алып, фиргавен каршына килеп бастылар. Мусаның көлне күккә сибеп җибәрүе булды, кеше һәм хайваннар тәнендә эренле чуан ялкынсынуы башланды. 11 Тылсымчылар Муса янына чыга алмадылар, чөнки алар, барлык мисырлылар кебек, эренле чуан белән капланган иделәр. 12 Ә Раббы исә фиргавендә янә дә кирелек тудырды, һәм фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Бөтенесе дә Раббы Мусага әйткәнчә булды. Боз 13 Аннары Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк фиргавен янына барып бас та, Раббы, гыйбриләр Алласы, болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит! 14 Әгәр бу юлы да рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин барлык бәла-казаларны синең үзеңә, хезмәтчеләрең һәм халкың өстенә җибәрәчәкмен. Һәм шул чагында син бөтен җир йөзендә Минем кебек бер зат та юклыгын беләчәксең. 15 Хәзер Мин, кулымны сиңа һәм синең халкыңа каршы юнәлтеп, сине һәм синең халкыңны җир йөзеннән юк итәрлек үләт зәхмәте җибәрә алыр идем. 16 Әмма син көч-кодрәтемне күрсен, һәм исемем бөтен җир йөзендә данга күмелсен өчен, Мин сине исән калдырам. 17 Син Минем халкыма әле дә каршы торасың һәм китәргә рөхсәт итмисең. 18 Белеп тор: иртәгә шушы вакытта Мин Мисырның нигезе салынган көннән алып бүгенгә кадәр күрелмәгән гаять көчле боз яудырачакмын. 19 Хәзер үк терлегеңне һәм кырда булган бар нәрсәңне ышык урынга кертеп яшерергә куш; югыйсә, түбә астына кермичә, ачык кырда калган һәр кешене яисә хайванны боз сугып үтерәчәк». 20 Раббы сүзеннән куркуга төшкән фиргавен хезмәтчеләре үз терлекләрен һәм колларын тиз генә җыеп алдылар. 21 Ә инде Раббы сүзенә ышанмаган мисырлылар колларын һәм терлекләрен кырда калдырдылар. 22 Раббы Мусага әйтте: – Кулыңны күккә суз, һәм шундук бөтен Мисырда боз ява башлар. Кешеләрне, терлекләрне, Мисыр җирендәге барлык үсемлекләрне боз сугар. 23 Мусаның таякны күккә сузуы булды, Раббы, күкләр күкрәтеп, боз җибәрде, җиргә яшен төшерде. Бөтен Мисыр өстенә Раббы ишеп боз яудыра башлады. 24 Боз яуды, яшен яшьнәде – ил буларак Мисырның нигезе салынган көннән алып мондый көчле бозның яуганы юк иде әле. 25 Мисыр кырларындагы бар нәрсәне – кешеләрне, терлекләрне һәм үсемлекләрне боз харап итте, хәтта агачларны сындырып бетерде. 26 Бары тик исраилиләр яши торган Гөшен җирендә генә боз яумады. 27 Фиргавен, Муса белән Һарунны чакырып, аларга: – Бу юлы гөнаһ миндәдер: Раббы хаклы, ә мин һәм минем халкым гаепле. 28 Раббыга дога кылыгыз! Аллаһы боз яудыруын һәм күк күкрәтүен туктатсын! Шуннан мин сезгә китәргә рөхсәт итәрмен, һәм сез монда калмассыз, – диде. 29 – Шәһәрдән чыгуга мин, кулларымны күтәреп, Раббыга дога кылырмын, – диде Муса фиргавенгә, – шуннан күк күкрәү дә, боз яву да туктар, һәм син Раббының Җир хуҗасы булуын белерсең. 30 Әмма мин ни синең, ни хезмәтчеләреңнең Раббы Алладан әле дә курыкмавын беләм. 31 (Җитен инде өлгергән, ә арпа баш җибәргән иде, шуңа күрә бу үсемлекләр һәлак булды. 32 Ә бодай белән борай исә, соңрак өлгергәнгә күрә, исән калды.) 33 Муса, фиргавен яныннан китеп, шәһәрдән чыкты да кулларын Раббыга күтәрде. Күк күкрәү дә, боз яву да туктады. Җир өстенә бүтән яңгыр да коймады. 34 Моны күрүгә, фиргавен янә гөнаһ эш кылды: ул үзе дә, хезмәтчеләре дә тагын киреләнә башлады. 35 Фиргавен әүвәлгечә үҗәтләнә бирде һәм Исраил халкына китәргә рөхсәт итмәде. Һәммәсе дә Муса аша Раббы әйтеп куйганча булды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia