Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Чыгыш 8 - Изге Язма


Бакалар

1 Раббы Мусага әйтте: – Фиргавен янына бар һәм аңа, Раббы болай дип әйтә, диген: «Халкымны Миңа табынырга җибәр.

2 Әгәр рөхсәтеңне бирмәсәң, Мин синең бөтен илеңне бака белән тутырырмын.

3 Нил елгасында бакалар мыжгып торыр; һәм алар, судан чыгып, синең өеңә, йокы бүлмәңә, урын-җиреңә, хезмәтчеләрең һәм халкың яшәгән өйләргә, мичләреңә һәм күәс чиләкләреңә кереп тулыр.

4 Алар синең өскә, халкың һәм барча хезмәтчеләрең өстенә сикерер».

5 Раббы янә Мусага әйтте: – Һарунга әйт, юл таягы тоткан кулын елгалар, арыклар, күлләр өстенә сузып, Мисыр өстенә бакалар җибәрсен.

6 Һарун үзенең кулын Мисыр сулыклары өстенә сузды, һәм шундук бакалар, чыгып, бөтен Мисырны каплап алдылар.

7 Әмма тылсымчылар да, үз сихерләрен кулланып, Мисыр җирен бака белән тутырды.

8 Фиргавен шунда Муса белән Һарунны чакырып әйтте: – Раббыга дога кылыгыз, миннән һәм минем халкымнан бакаларны алсын. Шуннан мин сезнең халкыгызга Раббыга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт итәрмен.

9 Муса фиргавеннән: – Син минем кайчан дога кылуымны телисең? – дип сорады. – Мин синең өчен, хезмәтчеләрең һәм халкың өчен дога кылып сорармын. Шуннан соң бакалар синең яныңнан һәм сарайларыңнан китәрләр, бары тик Нил елгасында гына калырлар.

10 – Иртәгә, – дип җавап кайтарды фиргавен. – Син әйткәнчә булыр, һәм шунда син Раббы Аллабызга тиң бер зат та булмавын белерсең, – диде Муса. –

11 Бакалар синнән, синең сарайларыңнан, хезмәтчеләреңнән һәм халкыңнан китәрләр; алар бары тик Нил елгасында гына калырлар.

12 Муса белән Һарун фиргавен яныннан киттеләр, һәм Муса, фиргавен башына төшкән бака афәтен туктатуын үтенеп, Раббыга дога кылды.

13 Раббы Мусаның үтенечен канәгатьләндерде: өйләрдәге, ишегалларындагы һәм кырлардагы бакалар үлеп бетте.

14 Үле бакаларны өемнәргә җыярга керештеләр; шуннан бөтен җир сасый башлады.

15 Ләкин фиргавен, бакалардан арынуын күреп, янә киреләнде һәм, Раббы әйткәнчә, Муса белән Һарунның сүзләрен игътибарга алмады.


Черкиләр

16 Раббы Мусага әйтте: – Һарунга әйт: «Таягыңны сузып, тузанлы җиргә сук!» Шул чагында бөтен Мисырдагы тузан черкигә әверелер.

17 Алар нәкъ шулай эшләделәр дә. Һарунның, таяк тоткан кулын сузып, тузанлы җиргә сугуы булды, бөтен Мисырда тузан бөртекләре черкигә әверелде дә, кешеләрне һәм терлекне черки сырып алды.

18 Тылсымчылар үз сихерләре белән тузанны черкигә әверелдерә алмадылар. Шулай итеп, кешеләрне һәм терлекне черки басты.

19 Тылсымчылар фиргавенгә: – Моны Аллаһы эшләде, – диделәр. Әмма фиргавен һаман киреләнде һәм аларны тыңламады. Һәммәсе Раббы әйткәнчә булды.


Чебеннәр

20 Раббы Мусага әйтте: – Иртәгә иртүк тор да, фиргавен елга буена барганда, аның каршына чыгып бас һәм, Раббы болай дип әйтә, диген: «Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит!

21 Әгәр Минем халкыма китәргә рөхсәт итмисең икән, кара аны: сиңа, хезмәтчеләреңә, халкыңа һәм сарайларыңа чебен өере җибәрермен. Мисырдагы йортларда чебеннәр мыжгып торыр, һәм бөтен җир өсте шулар белән капланыр.

22 Әмма Минем халкым яшәгән Гөшен җирен Мин ул көнне аерып куярмын – анда чебеннәр булмас. Шул чакта Мин Раббының әлеге җирдә булуын белерсең.

23 Мин Үз халкымны синең халкыңнан аерырмын, һәм бу могҗиза иртәгә булыр».

24 Раббы шулай эшләде дә. Мисыр җирен биниһая күп чебеннәр каплап алды, алар фиргавен өенә дә, аның хезмәтчеләре яшәгән өйләргә дә кереп тулды. Чебен чирүе бөтен Мисырны һәлакәткә төшерде.

25 Шул чагында фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да аларга: – Барыгыз, Аллагызга корбаннарны шушы җирдә китерегез, – диде.

26 Моңа каршы Муса әйтте: – Юк, болай эшләргә ярамый! Раббы Аллабызга китерә торган корбаннарны мисырлылар җирәнгеч дип саныйлар, әгәр без аларның күз алдында корбан китерсәк, безне таш атып үтермәсләрме?!

27 Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, без, Ул кушканча, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга тиешбез.

28 Фиргавен әйтте: – Раббы Аллагызга корбан китерү өчен, мин сезгә чүлгә чыгарга рөхсәт итәрмен, тик ерак китмәгез. Минем өчен дога кылыгыз.

29 – Иртәгесе көнне чебеннәр синең үзеңнән, хезмәтчеләреңнән һәм халкыңнан китсен дип, мин, синнән чыккач, Раббыга дога кылырмын, әмма син алдамаска һәм халыкның Раббыга корбан китерүенә кабат каршы төшмәскә тиеш, – диде Муса.

30 Муса фиргавен яныннан китте һәм Раббыга дога кылды.

31 Раббы Мусаның үтенечен кабул итте: чебеннәр фиргавеннән, аның хезмәтчеләреннән һәм халкыннан китте – бер чебен дә калмады.

32 Әмма фиргавен тагын киреләнергә тотынды һәм халыкка китәргә рөхсәт итмәде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan