Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Чыгыш 6 - Изге Язма

1 Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: – Фиргавен белән нәрсә эшләвемне син менә хәзер күрерсең. Мин аңа каршы Үземнең кодрәтемне юнәлтермен, һәм ул Минем халкыма китәргә рөхсәт итәчәк, хәтта үзе үк аларны куып җибәрәчәк, чөнки Мин аңа Үземнең кодрәтемне кулланырмын.


Аллаһының Мусаны кабат чакырып алуы

2 Аллаһы Мусага янә әйтте: – Мин – Раббы;

3 Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб алдында пәйда булган Кадир Алламын, әмма әлегә алар Раббы дигән исемемне белми тордылар.

4 Моңарчы алар килмешәк булып яшәгән Кәнган җирен Мин, килешү төзеп, үзләренә биләмәгә бирергә вәгъдә иткән идем.

5 Мисырлылар кол иткән Исраил халкының ыңгырашуын ишетеп, Мин әлеге килешүне искә төшердем.

6 Шулай булгач, Исраил халкына әйт: «Мин – Раббы, Мин сезне мисырлыларның авыр хезмәтеннән коткарырмын, һәм сез аларның коллары булмассыз. Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлыларга куркыныч җәзалар җибәреп, сезне азат итәрмен.

7 Сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын. Мисыр изүеннән азат ителгәч, Минем Раббы Аллагыз булуымны белерсез.

8 Мин сезне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җиргә алып барачакмын һәм шул җирне сезгә биләмә итеп бирәчәкмен. Мин – Раббы».

9 Шушы сүзләрне Муса исраилиләргә сөйләде, әмма алар аны тыңлап та тормадылар, чөнки авыр хезмәттән төшенкелеккә бирелгән иделәр.

10 Шул чагында Раббы Мусага әйтте:

11 – Бар, Мисыр патшасына – фиргавенгә әйт, Исраил халкына үз җиреннән китәргә рөхсәт итсен.

12 Муса исә болай дип җавап кайтарды: – Исраил халкы тыңларга теләмәгәнне, фиргавен мине тәгаен тыңларга теләмәс! Мин бит бик начар сөйлим!

13 Әмма Раббы, Муса һәм Һарун белән сөйләшеп, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгар өчен, аларга Исраил халкы һәм Мисыр патшасы, ягъни фиргавен янына барырга боерды.


Муса белән Һарунның нәсел шәҗәрәсе

14 Үзләренең токымнарында нәселбашлары булган кешеләр түбәндәгеләр. Исраилнең беренче углы булган Рубиннең дүрт углы: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми. Рубиннәр токымы әнә шулардан башлана.

15 Шимунның угыллары: Емуил, Ямин, Оһад, Яхин, Сохар һәм кәнгани хатыннан туган углы Шаул. Шимуннар токымы әнә шулардан башлана.

16 Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Леви угылларының исемнәре: Гершон, Коһат һәм Мерари. Леви йөз дә утыз җиде ел яшәде.

17 Гершон угыллары: үзләренең нәселләре белән Либни вә Шимгый.

18 Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. Коһат йөз дә утыз өч ел яшәде.

19 Мерари угыллары: Махли белән Муши. Шәҗәрәдән күренгәнчә, болар барысы да – левиләр токымы.

20 Амрам үз атасының кыз туганы Йөхәбәдкә өйләнде; аларның угыллары: Һарун белән Муса. Амрам йөз утыз җиде ел яшәде.

21 Исһар угыллары: Корах, Непег һәм Зихри.

22 Уззиел угыллары: Мишаил, Элсафан һәм Ситри.

23 Һарун Амминадабның кызына, Нахшонның кыз туганы Элишебага өйләнде, һәм аларның Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар исемле угыллары туды.

24 Корах угыллары: Ассир, Элкана һәм Абиасаф. Корахлар токымы әнә шулардан башлана.

25 Һарунның углы Элгазар Путиелның бер кызына өйләнде, һәм аларның угыллары Пинхәс туды. Болар – Леви токымының нәселбашлары.

26 Әлеге Һарун белән Муса – Раббы: «Исраилиләр гаскәрен йорт-гаилә буенча Мисыр җиреннән алып чыгыгыз!» – дип кушкан кешеләр.

27 Алар: «Исраил халкын Мисырдан чыгар!» – дип, Мисыр патшасы, ягъни фиргавен белән сөйләшкән кешеләр.


Аллаһының Мусага биргән әмере

28 Мисырда Муса белән сөйләшкән чакта, Раббы болай диде:

29 – Мин – Раббы. Мин сиңа нәрсә әйтсәм, шуларның барысын да Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә җиткер!

30 Җавабында Муса: – Мин бит бик начар сөйлим, фиргавен мине тыңлармы? – диде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan