Чыгыш 4 - Изге ЯзмаАллаһының Мусага дәлилләр китерүе 1 Шунда Муса: – Әгәр Исраил халкы миңа ышанмаса, сүземне тыңламаса, «Раббы синең алда пәйда булмады» дисә, нәрсә эшләрмен? – дип сорады. 2 Раббы Мусадан: – Синең кулыңда нәрсә ул? – дип сорады. – Юл таягым, – дип җавап кайтарды Муса. 3 – Таягыңны җиргә ташла, – диде Раббы. Мусаның таякны җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса еланнан читкә сикерде, 4 ләкин Раббы аңа: – Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал, – диде. Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан аның кулында шундук янә таякка әверелде. 5 Раббы әйтте: – Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр ата-бабалары Раббы Алласының, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласының, синең алда пәйда булуына ышанырлар. 6 Раббы Мусага тагын шуны әйтте: – Кулыңны куеныңа тык. Муса кулын япанчасы астына тыкты. Ә инде кире чыгарганда, кулы йогышлы тире авыруыннан кардай агарган иде. 7 – Хәзер кулыңны яңадан куеныңа тык, – диде Раббы, һәм Муса янә кулын куенына тыкты, ә кулын кире алганда, тәненең башка урыннары кебек, ул сәп-сәламәт иде. 8 Аннары Раббы: – Әгәр кешеләр беренче могҗизага ышанмасалар, икенче могҗизаны күрсәткәч ышанырлар, – диде. – 9 Әгәр инде ике могҗизага да ышанмасалар һәм сине тыңламасалар, Нил елгасыннан бераз су ал да җиргә түк; җиргә тиюгә, су шундук канга әверелер. 10 Әмма Муса Раббыга әйтте: – И Хуҗа-Хакимем! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер дә, Син Үзеңнең колың белән сөйләшеп торганда да шулай. Мин тотлыгучан һәм сакаумын. 11 Раббы аңа әйтте: – Кешегә телне кем бирә?! Кешене кем телсез яки чукрак ясый ала?! Кешене кем сукыр яисә күзле итә?! Мин, Раббы, түгелме?! 12 Хәзер бар; син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен һәм нәрсә әйтергә кирәклегенә өйрәтермен. 13 Муса исә Раббыга: – Әй Хуҗа-Хакимем, зинһар өчен, башка берәүне җибәр! – диде. 14 Шулчак Раббы ачуланып әйтте: – Леви ыругыннан Һарун синең туганың түгелме?! Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Ул инде сине каршыларга чыкты һәм сине күрүенә шат булыр. 15 Һарунга син нәрсә сөйләргә кирәклеген әйтерсең. Нәрсә сөйләргә кирәклеген Мин сезгә әйтермен һәм нәрсә эшләргә икәнен өйрәтермен. 16 Һарун исә синең урыныңа халык белән сөйләшер. Ул – синең авызың, ә син аның өчен Аллаһы кебек булырсың. 17 Кешеләргә могҗизалар күрсәтү өчен, үзең белән юл таягыңны ал. Мусаның Мисырга әйләнеп кайтуы 18 Муса, үзенең кайнатасы Итеро янына кайтып, аңа: – Зинһар, миңа Мисырга кайтырга рөхсәт бир, анда минем туганнарым исән-сау микән, шуны беләсем килә, – диде. – Бар, имин йөр! – диде Итеро. 19 Муса әле Мидьянда чакта ук Раббы аңа: – Мисырга кайт, сине үтерергә теләгән барча кешеләр инде үлделәр, – дигән була. 20 Һәм менә Муса, хатынын һәм балаларын ишәккә утыртып, Мисырга юл тотты, Аллаһы таягын да үзе белән алды. 21 Аннары Раббы Мусага әйтте: – Мисырга кайткач, Минем кодрәтем белән тудырылган барлык могҗизаларны фиргавен алдында күрсәтергә онытма. Ә Мин аның йөрәгенә кирелек салырмын, һәм халыкка ул китәргә рөхсәт итмәс. 22 Фиргавенгә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил – Минем беренче углым; 23 Мин сиңа, углымны Миңа табынырга җибәр, дидем. Син җибәрмәдең, һәм хәзер Мин синең беренче углыңны үтерәчәкмен». 24 Мисырга барганда, Муса, төн үткәрергә дип, юлда туктагач, аны Раббы очратты һәм үтерергә теләде. 25-26 Ә Сиппора чакматаш пычак белән углының җенес әгъзасыннан тиресен кисеп алды да әлеге тирене Мусаның аякларына тидерде. Шуннан соң Раббы Мусаны исән калдырды. Һәм Сиппора: – Хәзер инде син – минем кан аша киявем, – дип әйтте. (Моны ул углын сөннәткә утыртканга күрә әйтте.) 27 Раббы Һарунга: – Чүлгә Мусаны каршыларга бар, – диде. Шуннан Һарун китте һәм Аллаһы тавында Муса белән очрашты, күрүгә, Мусаны үбеп алды. 28 Муса аңа Раббы әйтергә кушкан барлык сүзләрне һәм нинди могҗизалар күрсәтергә боерганны сөйләп бирде. 29 Шуннан Муса белән Һарун исраилиләрнең барлык өлкәннәрен җыйдылар. 30 Раббының Мусага әйткән барлык сүзләрен Һарун халыкка җиткерде һәм алар алдында могҗизалар кылды. 31 Кешеләр Муса белән Һарунга ышандылар; аларның газапларын Раббының күрүен һәм Раббының аларны кайгыртуын белгәч, исраилиләр Раббыга баш иделәр, сәҗдә кылдылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia