Чыгыш 3 - Изге ЯзмаАллаһының Мусаны чакыруы 1 Муса үзенең кайнатасы – Мидьян каһине Итероның вак терлекләрен көтә иде. Бервакыт ул, сарыкларын чүлгә алып китеп, Аллаһы тавы Хореб янына килеп чыкты. 2 Шунда янып торган күгән куагы эчендә аның алдында Раббы фәрештәсе пәйда булды. Муса куакның януын, әмма һич янып бетмәвен күрде. 3 Шулчак ул: «Ни өчен куак дөрләп яна, әмма янып бетми? Мин бу сәер күренешне якынрак барып карыйм әле», – дип уйлады. 4 Раббы, Мусаның куакны карарга килүен күреп, куак арасыннан аңа: – Муса! Муса! – дип эндәште. – Мин мондамын, – дип җавап кайтарды Муса. 5 – Якын килмә, – диде Аллаһы, – аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын – изгедер. 6 Мин – синең ата-бабаларыңның Алласымын; Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы! Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен каплады. 7 Раббы әйтте: – Халкымның Мисырда газап чигүен күрдем, назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин әлеге халыкның ачы кайгысын беләм. 8 Шуңа күрә аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: әлеге халыкны Мин, шул җирдән алып чыгып, иркен һәм уңдырышлы, сөт вә бал агып торган якларга алып барачакмын. Анда төрле халыклар: кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яши. 9 Әйе, Исраил халкының ялваруы Миңа иреште, шулай ук мисырлыларның аларны ничек изүен дә күрдем. 10 Менә Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар һәм Минем халкымны – Исраил халкын – Мисыр җиреннән алып чык! 11 Муса исә Аллаһыга болай диде: – Фиргавен янына барып, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгарга мин кем соң?! 12 – Мин синең янәшәңдә булырмын! – диде Аллаһы. – Сине Мин җибәргәннең исбаты шул булыр: халыкны Мисыр җиреннән алып чыккач, сез, бу тауга килеп, Миңа табынырсыз! 13 Муса исә: – Әгәр мин, барып, Исраил халкына: «Мине сезнең ата-бабаларыгызның Алласы җибәрде», – дисәм, ә алар миннән: «Аның исеме ничек соң?» – дип сораса, мин нәрсә дип җавап кайтарырмын? – диде. 14 Аллаһы Мусага болай дип җавап бирде: – Мин – Мәңге Булучы. Исраил халкына: «Сезнең янга мине Мәңге Булучы җибәрде», – дип әйт. 15 Мусага Аллаһы тагын болай диде: – Исраилиләргә әйт: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – мине сезнең янга җибәрде». Минем исемем мәңгегә шушы булыр, һәм Мине буыннан-буынга шушы исем белән белерләр! 16 Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга тапшыр: «Сезнең ата-бабаларыгызның Раббы Алласы – Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубның Алласы – минем алда пәйда булды һәм: „Мисырда сезнең белән ни-нәрсә эшләүләрен күреп, 17 Мин сезне Мисыр коллыгыннан алып чыгарга, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яшәгән, сөт вә бал агып торган җиргә алып барырга булдым“, – дип әйтте». 18 Өлкәннәр сине тыңларлар һәм синең белән Мисыр патшасы янына барырлар. Сез аңа әйтерсез: «Безгә Раббы, гыйбриләр Алласы күренде. Раббы Аллабызга корбаннар китерү өчен, безгә, зинһар, өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит». 19 Мисыр патшасының сезгә китәргә рөхсәт итмәячәген Мин беләм; әгәр бер кодрәтле кул аны мәҗбүр итмәсә, сез китмәячәксез. 20 Үземнең кодрәтем белән могҗизалар кылып, мисырлыларны Мин тар-мар итәрмен. Шуннан соң Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итәр. 21 Мин мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятырмын, һәм сез Мисырдан буш кул белән китмәячәксез. 22 Барлык Исраил хатын-кызлары мисырлы күршеләреннән, шулай ук янәшә йортларда яшәүче башка хатын-кызлардан алтын-көмеш һәм кием-салым сорар. Сез бу бүләкләрне үзегезнең угылларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Сез шул рәвешле мисырлыларны талап китәрсез. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia