Чыгыш 23 - Изге ЯзмаГаделлек турындагы канун 1 Гайбәт таратмагыз; ялган шаһитлык биреп, яман кешегә ярдәм итмәгез. 2 Кешеләрнең күпчелеге начарлык эшләсә, аларга иярмәгез; мәхкәмәдә шаһитлык биргәндә, күпчелеккә ияреп, гаделлекне бозмагыз. 3 Дәгъвасын белдергән ярлы кешегә өстенлек күрсәтмәгез. 4 Әгәр адашкан үгез яки ишәкне күрсәң, хуҗасы синең дошманың булса да, аны хуҗасына кайтарып бир. 5 Әгәр дошманыңның ишәге йөк авырлыгыннан җиргә егыла икән, аларны авыр хәлдә калдырма, ярдәм ит. 6 Мәхкәмәдә ярлы кешегә карата гаделсезлек күрсәтмәгез. 7 Ялганнан качыгыз; гаепсез һәм хаклы булганны үлемгә дучар итмәгез, чөнки Мин шундый яманлыкны эшләгән кешене акламаячакмын. 8 Ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт күзлеләрне сукырайта һәм гаепсезләрне харап итә. 9 Читтән килгән кешене кыерсытмагыз: читтән килеп урнашкан кешенең күңелен сез беләсез, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк булып яшәдегез. Җиденче ел һәм шимбә көн 10 Үз җирегезгә алты ел буе ашлык чәчегез һәм уңыш җыегыз. 11 Ә җиденче елны җирне эшкәртмәгез, аңа ял бирегез. Халкыгыз арасындагы ярлылар андагы ашлыкны җыеп алсын, ә алардан калганы белән ерткыч җәнлек туенсын. Йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары белән дә нәкъ шулай эш итегез. 12 Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне эшләмәгез: үгезләрегез һәм ишәкләрегез ял итсеннәр, шулай ук колларыгызның угыллары һәм читтән килгән кешеләр дә ару-талчыгудан арынсыннар. 13 Сезгә әйткән һәр сүземә игътибарлы булыгыз! Башка илаһларның исемнәрен искә төшермәгез, аларны сезнең авызыгыздан ишетмәсеннәр. Өч зур бәйрәм 14 Һәр елны өч тапкыр Минем хөрмәткә бәйрәм ясагыз. 15 Төче күмәч бәйрәмен үткәрегез. Мин сезгә кушканча, җиде көн дәвамында төчегә пешерелгән икмәк ашагыз. Моны Абиб аенда билгеләнгән вакытта эшләгез, чөнки бу айда сез Мисырдан чыктыгыз. Минем каршыга беркем дә буш кул белән килергә тиеш түгел. 16 Үз кырыгызда беренче уңышны җыйгач, Уңыш бәйрәмен үткәрегез. Ел тәмамланганда, үзегезнең кырыгыздан барлык уңышны җыеп алгач, Бөртекле ашлык җыю бәйрәмен үткәрегез. 17 Шул рәвешле, елга өч мәртәбә барлык ирләр Хуҗа-Раббы каршына килергә тиешләр. 18 Миңа корбан каны китергәндә, ачыткы салынган бернәрсә дә тәкъдим итмәгез. Бәйрәм хөрмәтенә Миңа китерелгән корбанның маен иртәнгә калдырмагыз. 19 Беренче уңышның иң яхшы өлешен Раббы Аллагыз йортына китерегез. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез. Аллаһының вәгъдәсе һәм күрсәтмәләре 20 Юлыгызда саклап, Мин әзерләгән урынга алып барсын өчен, сезгә бер фәрештә юллыйм. 21 Аңа буйсыныгыз һәм аны тыңлагыз; аңа каршы чыкмагыз. Әгәр аңа каршы гөнаһ кылсагыз, ул сезне гафу итмәс, чөнки ул Минем исемнән эш итәр. 22 Әгәр аңа буйсынсагыз, Мин әйткәннәрнең барысын да үтәсәгез, Мин сезнең дошманнарыгызга дошман булырмын һәм сезгә каршы торучыларга каршы торырмын. 23 Минем фәрештәм сезнең алда барыр һәм сезне амориләр, хиттиләр, фәризиләр, кәнганиләр, хиввиләр вә явүсиләр җиренә китерер; Мин бу халыкларны юкка чыгарырмын. 24 Бу халыкларның илаһларына сәҗдә кылмагыз, аларга табынмагыз һәм бу халыклар эшләгәнчә эшләмәгез; илаһларының сыннарын юкка чыгарыгыз һәм аларның изге баганаларын җимерегез. 25 Раббы Аллагызга табыныгыз. Әгәр шулай эшләсәгез, Ул сезгә икмәк һәм су муллыгына фатиха бирер һәм сезне авыру-чирләрдән саклар. 26 Сезнең хатын-кызларыгыз бала төшүне һәм кысыр калуны белмәс. Сезнең гомерегезне Мин озын-озак кылырмын. 27 Мин сезнең алдан Үземнең дәһшәтемне җибәрермен һәм сез очратачак һәрбер халыкны каушатырмын; барлык дошманнарыгызны сездән качарга мәҗбүр итәрмен. 28 Мин сезнең алдан эре шөпшәләр җибәрермен, һәм алар хиввиләр, кәнганиләр вә хиттиләрне күз алдыгыздан юк итәр. 29 Әмма Мин бу халыкларны бер ел эчендә генә сезнең хозурдан куып чыгармам, чөнки җир өсте бушап калса, андагы ерткыч җәнлекләр, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр. 30 Сез, сан ягыннан ишәеп, әлеге җирләрне үзләштергәнгә кадәр, бу халыкларны Мин аз-азлап куа торырмын. 31 Мин сезгә Камышлы диңгездән алып Фырат елгасына кадәр булган җирне бирермен, бер яктан ул пелештиләр диңгезе, ә икенче яктан чүл белән чикләнер. Мин ул җирдә булган халыкларны сезнең карамакка тапшырырмын, һәм сез аларны үзегезнең күз алдыгыздан куып җибәрерсез. 32 Бу халыклар һәм аларның илаһлары белән бернинди килешү төземәгез 33 һәм аларга сезнең җирегездә калырга юл куймагыз; югыйсә алар сезне Миңа каршы гөнаһ кылырга котыртыр. Аларның илаһларына табыну – сезнең өчен тозак». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia