Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Чыгыш 21 - Изге Язма


Коллар турындагы канун

1 Син халыкка җиткерергә тиешле кануннар менә шулар:

2 «Әгәр гыйбрине кол итеп аласың икән, ул алты ел хезмәт итсен дә җиденче елда йолым түләми генә иреккә чыксын.

3 Ул кеше ялгыз чакта кол булган икән, иреккә дә берүзе генә китсен; әгәр кол өйләнгән кеше булган икән, иреккә хатыны белән бергә чыксын ул.

4 Әгәр кол өйләнмәгән булып, аны хуҗасы өйләндерсә һәм хатыны малайлар яки кызлар тудырса, хатын үзе дә, аның балалары да хуҗаныкы булып исәпләнә. Ә кол үзе иреккә чыга ала.

5 Әгәр кол: „Мин үземнең хуҗамны, хатынымны һәм балаларымны яратам, минем иреккә чыгасым килми“, – дисә,

6 хуҗа шул колын хөкемче хозурына алып барсын һәм, аны ишеккә яки ишек яңагына терәтеп, колагын без белән тишсен. Шуннан ул гомерлеккә хуҗасының колы булып калыр.

7 Әгәр берәү үзенең кызын коллыкка саткан икән, кызны азат итү шарты ир-ат колларны азат итү кебек түгел.

8 Әгәр кызның хуҗасы, аны хатынлыкка алырга теләп тә, соңыннан аңардан гайрәте чиксә, кызны йолып алырга теләүчегә ул үзенең ризалыгын бирсен, әмма чит халык кешесенә сатарга аның хокукы юк, чөнки кыз белән ул дөреслек буенча мөгамәлә кылмаган санала.

9 Әгәр хуҗа кол кызны углына хатын итеп ала икән, ул аны үз кызы итеп кабул кылсын.

10 Әгәр хуҗа үзенә икенче хатын алса, беренчесен ул азыктан да, кием-салымнан да, җенси якынлыктан да мәхрүм итмәскә тиеш.

11 Шушы өч нәрсәне эшләми икән, әлеге хатын аңа акча түләми генә иреккә чыга ала.


Үтерү һәм башка җитди җинаятьләр турындагы канун

12 Әгәр кеше, кемгә дә булса сугып, аны үтерә икән, ул үзе дә үлемгә дучар ителергә тиеш.

13 Әгәр кеше кемне дә булса ялгышлык белән үтерә икән (Аллаһы шулай ихтыяр кыла икән), ул кеше Мин сезгә билгеләп куячак урынга кача ала.

14 Ә инде алдан уйлап, мәкер белән кемне дә булса үтерә икән, хәтта Минем мәзбәхем янында яклау эзләсә дә, үтерелергә тиеш.

15 Атасына яки анасына кул күтәргән һәркемнең җәзасы – үлемдер.

16 Кешене урлап саткан яисә урланган кешене яшереп тоткан адәм үлем җәзасына тартылырга тиеш.

17 Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш.

18 Әгәр ике кеше талашып, берсе икенчесенә таш яисә йодрык белән сукса, һәм теге кеше үлмәсә, әмма аңа урын өстендә ятарга, дәваланырга туры килсә,

19 шуннан соң терелеп, таяк ярдәмендә йөрсә, суккан кеше җәзага тартылырга тиеш түгел: имгәнгән кешегә ул авырып яткан вакыты өчен һәм дәвалану чыгымнары өчен түләсен.

20 Әгәр хуҗа кеше үзенең колын яки хезмәтче хатын-кызын таяк белән кыйнап үтерсә, үтерүче җәза алырга тиеш.

21 Ә инде кыйналган кол тагын бер яисә ике көн яшәсә, колның үлеме өчен хуҗасы җәзага тартылырга тиеш түгел, чөнки кол – хуҗасының шәхси милкедер.

22 Кешеләр сугышканда, берсе йөкле хатынга сукса, һәм нәтиҗәдә аның баласы вакытыннан элек туса, әмма башка төрле зыян килмәсә, гаепле кеше акча түләргә тиеш; күпме түләргә икәнлеген әлеге хатынның ире һәм хөкемчеләр хәл итә.

23 Хатынга нинди зыян китерелсә, шундый ук җавап кайтарылырга тиеш: җанга – җан,

24 күзгә – күз, тешкә – теш, кулга – кул, аякка – аяк,

25 пешүгә – пешү, җәрәхәткә – җәрәхәт, имгәнүгә – имгәнү.

26-27 Әгәр хуҗа кеше, кол ир яки хезмәтче хатын-кызга сугып, аның күзен сукырайтса, ул аны иреккә җибәрсен, чөнки иреккә җибәрү – күз өчен түләнгән бәядер. Әгәр хуҗасы, сугып, колның тешен сындырса, ул аны шулай ук иреккә җибәрсен, чөнки иреккә җибәрү – теш өчен түләнгән бәядер.


Хуҗаның җаваплылыгы турындагы канун

28 Әгәр кемнең дә булса үгезе ир-ат яки хатын-кызны сөзеп үтерсә, ул үгезне ташлар атып үтерегез һәм аның итен ашамагыз. Ә үгезнең хуҗасы җәзага тартылырга тиеш түгел.

29 Әгәр үгез элек тә кемнедер сөзгән, һәм моның өчен хуҗасы кисәтелгән булса, ләкин үгез тагын, иреккә чыгарылып, кемне булса да үтерсә, ул үгезне таш атып үтерергә, ә хуҗасын үлем җәзасына тартырга кирәк.

30 Әмма үгез сөзеп үтергән кешенең гаиләсе акча алырга ризалашса, үгез хуҗасы үзенең җанын йолып алырга мөмкин: әлеге гаилә аннан күпме сораса, ул шулкадәр акча бирергә тиеш.

31 Әгәр үгез берәрсенең углын яки кызын сөзә икән, шушы ук канун кулланыла.

32 Әгәр үгез ир-ат яки хатын-кыз затыннан берәр колны сөзеп үтерсә, үгез хуҗасы кол хуҗасына утыз шәкыл көмеш бирергә, ә үгез ташлар атып үтерелергә тиеш.

33 Әгәр кем дә булса кое капкачын ачса һәм аны япмаса яисә чокыр казыса һәм аны капламаса, һәм шул чокырга башка берәүнең үгезе яки ишәге төшсә,

34 ул кеше аның хакын хайван хуҗасына түләргә тиеш; шуннан соң хайванның үләксәсе түләүчедә кала.

35 Әгәр берәүнең үгезе икенче кешенең үгезен сөзеп үтерә икән, үгез хуҗасы, исән калган үгезне сатып, акчасын урталай бүлсен һәм үлгән үгезнең гәүдәсен дә урталай бүлсен.

36 Әгәр үгезнең элек тә башка хайванны сөзгәне мәгълүм булса, үгез хуҗасы аны иреккә чыгаруда гаепләнә һәм хайван өчен хайван белән түләргә – үз үгезен үлгән үгез өчен бирергә тиеш; хайванның үләксәсе түләүчедә кала.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan