Чыгыш 2 - Изге ЯзмаМусаның тууы 1 Леви ыругыннан булган бер ир шул ук ыругтан бер хатынга өйләнде. 2 Хатын, балага узып, ир бала тапты һәм, матурлыгына сокланып, аны өч ай яшереп асрады. 3 Алга таба да баласын яшереп тоту мөмкин булмагач, ул, камыш кәрзин алып, аны сумала белән сылады да шуңа сабыен салды, аннары кәрзинне елга буендагы камышлар арасына куйды. 4 Сабыйның апасы исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, ерактан күзәтеп торды. 5 Бераздан фиргавен кызы елгага су коенырга килде, ә аңа хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар яр буенда йөреп тордылар. Кыз, камыш арасындагы кәрзинне күреп, бер хезмәтчесенә аны алып килергә кушты. 6 Кәрзинне ачуга, фиргавен кызы, анда елап яткан сабыйны күреп, аны бик кызганды. – Бу – гыйбри бала, – диде ул. 7 Сабыйның апасы, фиргавен кызы янына килеп: – Сабыйны күкрәк сөте белән туендырырга һәм аны тәрбияләргә берәр гыйбри хатынны табып китеримме? – дип сорады. 8 – Бар, китер, – диде фиргавен кызы. Сабыйның апасы китте һәм баланың анасын алып килде. 9 – Бу сабыйны ал да миңа аны имезеп үстереп бир, – диде фиргавен кызы. – Мин сиңа түләрмен. Хатын, баланы үзенә алып, аны карады-бакты. 10 Бала үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына бирде; ә кыз исә аны үз баласы кебек кабул итте. Ул аңа Муса дигән исем кушты һәм әйтте: – Чөнки мин баланы судан үзем тартып чыгардым, – диде. Мусаның Мидьянга качуы 11 Үсеп җиткәч, Муса бервакыт үз халкы арасына чыкты һәм аның авыр хезмәт башкаруын күрде. Шунда ул бер мисырлының үз халкы кешесен – гыйбрине кыйнавын күреп алды. 12 Як-ягына карады да, беркем дә юклыгын күргәч, әлеге мисырлыны, үтереп, комга күмеп куйды. 13 Икенче көнне Муса ике гыйбринең сугышуын күрде. Рәнҗетүчедән сорады: – Син нигә үзеңнең якыныңны кыйныйсың? – диде. 14 Ә анысы: – Безнең өстән сине башлык һәм хөкемче итеп куйдылармы әллә?! Мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме? – диде. Муса курка калды, «Минем нәрсә эшләгәнемне барысы да белә икән», – дип уйлады. 15 Мусаның нәрсә эшләгәнен белгәч, фиргавен аны үтертергә теләде, ә Муса исә, фиргавеннән качып, Мидьян җиренә юл тотты. Анда ул бер кое янына килеп утырды. 16 Мидьянда бер каһиннең җиде кызы бар иде; алар, аталарының сарыкларын сугару өчен, әлеге кое янына килделәр дә улакларга су тутырдылар. 17 Әмма берничә көтүче, килеп, кызларны куып җибәрде. Муса исә, урыныннан торып, кызларны яклап чыкты һәм аларның терлекләренә су эчерде. 18 Кызлар өйләренә кайткач, аталары Регуил алардан: – Нигә бүген иртә кайттыгыз? – дип сорады. 19 Кызлары аңа: – Көтүчеләр безне куарга теләгән иде, әмма ниндидер бер мисырлы яклап калды, хәтта безгә су алып бирде һәм сарыкларыбызга эчерде, – дип җавап кайтарды. 20 Кызларына Регуил: – Кайда ул кеше? Сез аны нишләп калдырдыгыз? Чакырыгыз, безнең белән бергә ашап алсын, – диде. 21 Муса бу кешедә калырга риза булды, һәм Регуил үзенең Сиппора исемле кызын Мусага кияүгә бирде. 22 Сиппора, балага узып, ир бала тапты, һәм Муса аңа Гершом дигән исем бирде. Шушы чит-ят җирдә үзе килмешәк булганга күрә, углын ул шулай атады. 23 Күп вакытлар узды. Мисыр патшасы үлде, ә исраилиләр авыр эштән зар еладылар, сыкрандылар. Аларның фөрьядлары Аллаһыга барып иреште. 24 Аллаһы аларның сыкрануларын ишетте һәм Ибраһим, Исхак, Ягъкуб белән төзегән килешүен исенә төшерде – 25 Исраил халкының газап чигүен күреп, аларны кызганды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia