Чыгыш 16 - Изге ЯзмаАллаһының исраилиләрне ризык белән тәэмин итүе 1 Аннары исраилиләр Элимнән юлга кузгалдылар һәм Мисырдан чыгуларының икенче аенда, айның унбишенче көнендә, Элим белән Синай тавы арасындагы Син чүленә килеп җиттеләр. 2 Чүлдә бар халык Муса белән Һаруннан зарланды. 3 – Раббының кулы безне Мисыр җирендә үтерсә, яхшырак булыр иде, – диде алар. – Анда, ичмаса, ит салынган казан янында утырдык, туйганчы ашадык. Ә сез безне шушы чүлгә алып килдегез, һәм биредә без барыбыз да ачтан үләчәкбез. 4 Шулчак Раббы әйтте Мусага: – Карагыз аны: Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын. Халык көн саен чыксын һәм, көненә күпме кирәк булса, шуның кадәр генә җыйсын. Минем Канун буенча гамәл кылырлармы икән дип сынамакчымын аларны. 5 Ә алтынчы көнне алар ике көнгә җитәрлек ризык җыеп пешерсеннәр. 6 Муса белән Һарун барлык исраилиләргә әйттеләр: – Бүген кич сез Раббының сезне Мисырдан алып чыгучы Зат икәнлеген белерсез, 7 ә иртәгә иртән Аның шөһрәтен күрерсез, чөнки сез Раббыдан зарландыгыз, һәм менә Ул сезне ишетте. Ә без кем соң ул кадәр – ник бездән зарланасыз?! 8 Муса тагын шуны әйтте: – Кич белән Раббы сезгә ит җибәрәчәк, ә иртә белән сезгә күпме кирәк булса, шулкадәр икмәк бирәчәк, чөнки сез Аңардан зарландыгыз, һәм Ул моны ишетте. Без кем соң?! Сезнең зарлануыгыз безгә түгел, ә Раббыга каршы. 9 Шулчак Һарунга Муса әйтте: – Барлык Исраил халкына: «Раббы каршына чыгып басыгыз, чөнки Ул сезнең зарны ишетте», – дип әйт. 10 Һарун Исраил халкы белән сөйләшкәндә, барысы да чүлгә таба борылды, һәм шулчак болыт эчендә Раббы шөһрәте пәйда булды. 11 Раббы Мусага әйтте: 12 – Мин Исраил халкының зарланганын ишеттем. Аларга болай дип әйт: «Бүген кич сез ит ашарсыз, ә иртән икмәк белән туенырсыз һәм шул чагында Минем Раббы Аллагыз булуымны аңларсыз». 13 Шул кичне бүдәнәләр өере очып килеп исраилиләр станын каплап алды, ә иртәгесен станның әйләнә-тирәсенә чык төште. 14 Чык күтәрелгәч, чүлдә юка катлам булып бәскә охшаган нәрсә ятып калды. 15 Моны күреп, исраилиләр бер-берсеннән: – Бу ни соң? – дип сораштылар, чөнки аларның мондый нәрсәне әлегәчә күргәннәре юк иде. Муса аларга әйтте: – Бу – икмәк; аны сезгә Раббы җибәрде. 16 Ул «Һәркем үзенә күпме кирәк, шуның кадәр генә җыйсын. Һәркайсыгыз гаиләгездәге кеше башына берәр омер җыйсын» дигән әмер бирде. 17 Исраил халкы шулай эшләде дә: берәүләре икмәкне күбрәк, икенчеләре азрак җыйды. 18 Үлчәгәндә исә, икмәк һәркемгә җитәрлек кенә булды – артып та китмәде, җитми дә калмады. Һәркем үзенә җитәрлек кадәр генә җыеп алды. 19 – Җыйган ризыгыгызны иртәгәгә калдырмагыз, – диде аларга Муса. 20 Әмма кешеләр аны тыңламадылар; кайберләре азыкны иртәнгә калдырды, ә ул исә, кортлап, исләнә башлады. Шуның өчен Мусаның аларга ачуы чыкты. 21 Ашый алган күләмдә кешеләр һәр иртәдә икмәк җыйдылар; көндезге эсседә исә ризык эреп юкка чыга иде. 22 Алтынчы көнне кешеләр ризыкны ике тапкыр артыграк – һәркемгә икешәр омер исәбеннән җыйдылар; һәм халыкның башлыклары, Муса янына барып, бу хакта сөйләп бирделәр. 23 Муса аларга әйтте: – Моны Раббы шулай кушты: иртәгә – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Бүген күпме теләсәгез, шулкадәр ризык пешерегез яки кайнатыгыз, ә артып калганын иртәгәге көн өчен саклагыз. 24 Кешеләр, Муса кушканча, калган бар нәрсәне иртәгәгә кадәр сакладылар, һәм ул ризык исләнмәде дә, кортламады да. 25 Җиденче көнне Муса халыкка әйтте: – Бүген шул калган ризыкны ашагыз, чөнки бүген – Раббыга багышланган ял көне, сезнең берегез дә кырда берни тапмаячак. 26 Алты көн дәвамында җыегыз, ә җиденче көн – ял көне, шуңа күрә ул көнне җирдә икмәк булмас. 27 Шулай да кайберәүләр җиденче көнне дә ризык җыярга бардылар, ләкин бернәрсә дә тапмадылар. 28 Шул чагында Раббы Мусага әйтте: – Минем боерыкларымны һәм кануннарымны сез кайчанга кадәр кире кагарсыз икән?! 29 Исегездә тотыгыз: Раббы җиденче көнне сезгә ял өчен билгеләде, шуңа күрә алтынчы көндә Ул икмәкне ике көнгә җитәрлек итеп җибәрә. Җиденче көнне һәркайсыгыз үз торагында булсын, чыкмасын. 30 Шул рәвешле, җиденче көндә халык ял итте. 31 Әлеге ризыкны Исраил халкы манна дип атады. Ул ак, кориандр орлыгына охшаган булып, тәме белән баллы юка көлчәне хәтерләтә иде. 32 Муса әйтте: – Раббы менә болай боерды: «Бу ризыкны бер омер күләмендә киләчәк буыннар өчен саклап калыгыз. Шуны күреп, Мисырдан алып чыккан чакта, сезне чүлдә нәрсә белән ризыкландыруымны белерләр». 33 Муса Һарунга әйтте: – Чүлмәк ал да, шуңа бер омер манна салып, Раббы алдына куй, аны киләчәк буыннар өчен сакла. 34 Раббы Мусага ничек кушкан булса, Һарун шулай эшләде дә: маннаны ул Боерыклар сандыгы алдына куйды. 35 Халык үзе урнашачак урынга – Кәнган җиренең чикләренә килеп җиткәнче, кырык ел дәвамында шушы манна белән тукланды. 36 (Бер омер – эфаның уннан бер өлеше.) |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia