Чыгыш 15 - Изге ЯзмаИсраилиләр җыры 1 Шуннан Муса һәм Исраил халкы Раббыга менә бу җырны җырладылар: «Раббыга җыр җырлыйм мин – Ул биеккә күтәрелде. Диңгезгә атып бәрде Ул атны җайдагы белән бергә. 2 Раббы – минем көчем, җырым, Ул бит минем Коткаручым. Раббы – минем Аллам, мин Аны данлыйм! Раббы – ата-бабаларымның Алласы, мин Аны югары күтәреп мактыйм! 3 Раббы – сугышчы, Аның исеме – Раббы. 4 Фиргавеннең сугыш арбаларын вә гаскәрен диңгез төбенә атты Ул – фиргавеннең иң яхшы яубашлары Камышлы диңгездә батты. 5 Аларны тирән сулар яшерде, алар, таш кебек, диңгез төбенә китте. 6 Синең уң кулың, әй Раббым, көче белән дан алды, Синең уң кулың, Раббым, дошманны тар-мар итте. 7 Даның, бөеклегең белән Син Үзеңә каршы күтәрелгәннәрне юк иттең, Синең ачуың аларны салам урынына яндырып китте. 8 Борының сулышы белән Син суларны үрә торгыздың, алар диварга әверелде, диңгез чоңгылы катып калды. 9 Дошман мактанды: „Мин, артларыннан барып, аларны куып тотармын, байлыкларын бүлеп, алардан рәхәтлек татырмын, кылычымны суырып алып, барчасын юк итәрмен“. 10 Әмма Син тыныңны өрдең, һәм аларны диңгез каплады – кургаш сыман, зур сулар төбенә киттеләр. 11 Илаһлардан кайсысы Сиңа тиң, әй Раббым?! Кем Синең кебек бөек изгелектә?! Кем Синең кебек данлыклы һәм могҗизалар тудыручы?! 12 Уң кулыңны сузуга, җир аларны йотты шундук! 13 Үзеңнең мәрхәмәтең белән Син Үзең коткарган халыкны әйдәп барасың, Үзеңнең кодрәтең белән аларны изге урыныңа илтәсең. 14 Моны ишетеп, башка халыклар хәвефкә төшәр: куркудан пелештиләр калтырана башлар; 15 котлары очкан Эдом җитәкчеләре дер-дер килер, Мәаб башлыклары тетрәнеп торыр, Кәнган халкы кыюлыгын югалтыр. 16 Барлык бу халыклар бик нык тәшвиштә булыр, әй Раббым! Синең халкың узып киткәнче, Син коткарган халык узганчы, алар, Синең кулыңның көчен тоеп, таштай катып калырлар. 17 Халкыңны Син Үз биләмәңә – Үз тавыңа алып килеп урнаштырырсың; Син бу урынны Үзеңә торак өчен әзерләдең, әй Раббым! Син бу изге йортны Үз кулың белән төзедең, әй Хуҗа-Хакимем! 18 Раббы мәңге-мәңге хакимлек итәчәк!» 19 Нәкъ шулай булды да! Фиргавеннең атлары, сугыш арбалары һәм җайдаклары диңгез төбенә керүгә, Раббы алар өстенә диңгездәге барлык суны ишеп төшерде! Ә Исраил халкы диңгезне коры җирдән кичеп өлгерде. 20 Шулчак Һарунның кыз туганы, Мәрьям пәйгамбәр, шөлдерле барабан алды, һәм барча хатыннар, аңа ияреп, шөлдерле барабаннарда уйнадылар һәм биеделәр. 21 Мәрьям аларга җырлады: «Раббыга җыр җырлагыз, чөнки Ул биеккә күтәрелде. Диңгезгә атып бәрде Ул атны җайдагы белән бергә». Аллаһының исраилиләрне су белән тәэмин итүе 22 Муса Исраил халкын Камышлы диңгездән Шур чүленә алып китте. Алар чүлдән өч көн буе бардылар, тик эчәргә су таба алмадылар. 23 Өч көннән соң алар Марага килеп җиттеләр. Анда су булса да, аны эчә алмадылар, чөнки ул бик ачы иде, шуңа күрә бу урынны Мара дип атадылар. 24 Һәм халык: – Без нәрсә эчик соң? – дип, Мусага зарланды. 25 Шуннан соң Муса Раббыга фөрьяд итте, һәм Раббы бер агачка күрсәтте. Мусаның агачны суга салуы булды, су шундук тәмләнде. Шул урында Раббы халыкка кагыйдә һәм канун җиткерде, шунда Ул аларны сынады. 26 Ул әйтте: – Әгәр сез Миңа, үзегезнең Аллагызга буйсынсагыз, күземә ятышлы күренгән гамәлләр кылсагыз, Минем барлык боерыкларымны һәм кагыйдәләремне үтәсәгез, Мин мисырлыларны зарарлаган авыруларның берсен дә сезгә җибәрмәм. Мин – Раббы, сезнең савыктыручыгыз! 27 Шуннан алар Элимгә килеп җиттеләр. Анда унике су чыганагы һәм үсеп утыра торган җитмеш хөрмә агачы бар иде. Алар, чатырлар корып, су янында урнаштылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia