Чыгыш 13 - Изге ЯзмаБеренче булып туган барлык ир баланы һәм иркәк терлекне Аллаһыга багышлау турында 1 Раббы Мусага әйтте: 2 – Барлык хатыннарның беренче ир балалары Миңа багышлансын. Исраилиләрдә беренче булып туган һәр адәм баласы һәм иркәк терлек – Минеке. 3 – Мисырдан, коллык йортыннан котылган көнегезне хәтерегездә саклагыз, – диде Муса халыкка. – Чөнки бу көндә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне шул җирдән алып чыкты. Ачы камырдан пешергән икмәк ашамагыз ул көнне. 4 Сез Абиб аеның шушы көнендә Мисырдан китәсез. 5 Раббы сезнең ата-бабаларыгызга: «Кәнгани, хитти, амори, хивви һәм явүсиләр яшәгән җирләрне сезгә бирермен», – дип ант итте. Ул сезне сөт вә бал агып торган шул җирләргә алып килгәч, елның шушы аенда түбәндәге йоланы үтәгез: 6 җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз, ә җиденче көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. 7 Шушы җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз; сездә ачы камырдан пешерелгән икмәк булмаска тиеш, яшәгән җирегездә ачыткы салынган бернәрсә дә булмасын. 8 Ул көнне һәркем үзенең углына: «Мисырдан киткән чагымда, Раббының минем өчен ни-нәрсә эшләвен хәтердә яңартыр өчен үтим мин бу йоланы», – дип аңлатсын. 9 Бу йола сезнең кулыгыздагы тасма һәм маңгаегыздагы билге кебек булсын, Раббы кануны сезнең телегездә саклансын, чөнки Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты. 10 Шулай булгач, бу кагыйдәне һәр елны билгеләнгән вакытта үтәгез. 11 Раббы, сезне кәнганиләр яши торган җиргә алып барып, бу җирне сезгә биргәч (шушы җирне сезгә бирермен, дип, Ул сезгә һәм ата-бабаларыгызга ант итте), 12 беренче булып туган һәр ир баланы Раббыга багышлагыз. Беренче булып туган иркәк мал-туар да – Раббыныкы. 13 Беренче туган һәр ишәк баласын бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, ишәк баласының муенын сындырыгыз. Сезнең беренче туган ир балагыз да йолып алынырга тиеш. 14-15 Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез. 16 Үзенең кодрәтле кулы белән Раббының безне Мисырдан алып чыгуын хәтердә тоту өчен, кулыгыздагы тасма яки маңгаегыздагы билге кебек булыр бу. Аллаһының исраилиләргә юл күрсәтеп баруы 17 Фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт иткәч, Аллаһы аларга пелештиләр җиренә илтә торган кыска юлдан барырга ирек бирмәде, чөнки Ул: «Исраилиләргә сугышырга туры килсә, алар, кире уйлап, Мисырга әйләнеп кайтырга мөмкин», – дип әйтте. 18 Шуңа күрә Аллаһы аларны урау юлдан, чүл аша Камышлы диңгезгә алып китте. Мисыр җиреннән чыкканда, Исраил халкының кулында инде сугыш коралы бар иде. 19 Йосыфның сөякләрен Муса үзе белән алды, чөнки кайчандыр бервакыт Йосыф: «Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз», – дип, исраилиләрне ант иттергән була. 20 Суккөттән чыккач, Исраил халкы, чүл кырыендагы Этам дигән җирдә тукталып, чатырлар корды. 21 Көндезен Раббы, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп барды, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктыртты. Шуңа күрә алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итә алдылар. 22 Болыт баганасы – көнозын, ә ут баганасы төне буе алардан аерылмады. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia