Чыгыш 12 - Изге ЯзмаКотылу бәйрәме 1 Раббы Муса белән Һарунга Мисыр җирендә болай дип әйтте: 2 – Бу ай сезнең өчен беренче ай, ул сезнең ел башы аегыз булсын. 3 Бөтен Исраил җәмәгатьчелегенә әйтегез: бу айның унынчы көнендә һәр ир кеше үз гаиләсе өчен бер бәрән алсын – һәр гаиләдә бер бәрән булсын. 4 Әгәр гаиләдә кешеләр аз булып, бәрәнне үзләре генә ашап бетерә алмастай икән, иң якын күршеләре белән берләшсеннәр. Алдан ук кешеләр саны һәм аларның күпме ашаячагы исәпләнсен. 5 Бу иркәк хайван – кимчелексез, бер яшьлек сарык яисә кәҗә бәрәне булырга тиеш. 6 Шушы айның ундүртенче көненә кадәр һәркемнең терлеге үзендә саклансын, ә көне җиткәч, эңгер-меңгер төшүгә, Исраил халкыннан булган һәммәсе аларны суярга 7 һәм терлекнең канын корбан ите ашалачак йортның ишек яңакларына вә ишек өстендәге аркылы борыска сыларга тиеш. 8 Шул ук төнне, бәрәнне ут өстендә кыздырып, аның итен төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасыннар. 9 Кызып җитмәгән, шулай ук суда пешерелгән бәрәнне ашамагыз, аны аяклары, эче-башы белән бергә ут өстендә кыздырып ашагыз. 10 Аның бернәрсәсен дә иртәнгә калдырмагыз; әгәр калса, аны утта яндырыгыз. 11 Бу итне ашаганда, киенгән булыгыз: япанчагызның чабуларын билбавыгызга кыстырып, аякларыгызга киегез, кулыгызга юл таягы алыгыз һәм тиз-тиз ашагыз, чөнки бу – Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәменең ашы. 12 Шул төнне Мин Мисыр җире буйлап узачакмын һәм беренче булып туган һәр ир-атны вә иркәк терлекне үтерәчәкмен, Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын. Мин – Раббымын. 13 Ә йортларыгызга сыланган кан – билге ул: канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас. 14 Сезнең өчен бу – истәлекле көн, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм булсын. Киләчәктә дә сезнең нәсел варисларыгыз аны бәйрәм итсен. Бу сезгә – мәңгелек кагыйдә. 15 Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш. 16 Беренче һәм җиденче көннәрдә изге җыелышлар үткәрелсен, бу көннәрдә сез бернинди эш тә башкарырга тиеш түгел, эшләргә яраклы бердәнбер эш – ул үзегезгә ашарга әзерләү. 17 Сез Төче күмәч бәйрәмен үткәрергә тиеш, чөнки шушы көнне Мин сезнең гаскәрегезне Мисырдан алып чыктым. Киләчәктә сезнең нәсел варисларыгыз бу көнне бәйрәм итәргә тиеш. Сезнең өчен мәңгелек кагыйдә бу. 18 Беренче айның ундүртенче киченнән башлап, егерме беренче киченә кадәр төче икмәк ашагыз. 19 Җиде көн дәвамында сезнең өйләрегездә бернинди дә чүпрәле ризык булмасын. Бу вакытта чүпрәле ризык ашаган кеше, читтән килгән кешеме ул яисә җирле кешеме, Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш. 20 Сез, кайда гына яшәсәгез дә, чүпрәле икмәк түгел, төче икмәк кенә ашарга тиешсез. 21 Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып алды да аларга әйтте: – Үзегезнең гаиләләрегез өчен сарык яисә кәҗә бәрәннәре сайлап алыгыз һәм Котылу бәйрәме хөрмәтенә суегыз. 22 Шулай ук бер бәйләм һүссөп үсемлеген канга манып алыгыз да ишек яңакларына вә аркылы борыска сөртегез. Иртәнгә кадәр беркем дә өеннән чыгарга тиеш түгел. 23 Раббы, мисырлыларны үтереп, ил буйлап йөргәндә, ишек яңагындагы һәм аркылы борыстагы канны күреп, бу йортны аяп калачак – Җан алучыга сезнең йортка керергә һәм сезне үтерергә юл куймаячак. 24 Сез һәм сезнең токымыгыз шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш, бу – мәңгелек кагыйдә. 25 Раббы сезгә Үзе вәгъдә иткән җиргә килгәч, моны үтәгез. 26 Сезнең балаларыгыз: «Сезнең өчен бу йола нәрсәне аңлата?» – дип сорагач, 27 сез болай әйтерсез: «Бу – Котылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларны коткарып калды». Шулчак халык, Раббы алдында баш иеп, Аңа сәҗдә кылды. 28 Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, Исраил халкы шулай эшләде. 29 Төн уртасында Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарның барысын да – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, зиндандагы тоткынның беренче углына кадәр үтерде. Беренче булып туган барлык иркәк терлек тә үтерелде. 30 Ул төнне фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм барча мисырлылар уяу иделәр – бөтен Мисыр җирендә кычкырып елаган тавышлар ишетелеп торды, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде. Исраилиләрнең Мисырны ташлап китүе 31 Шул төнне фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да әйтте: – Үзегез дә, исраилиләр дә минем халкымнан аерылып китегез! Сораганыгызча, Раббыгызга барып табыныгыз! 32 Сез сораганча булсын: үзегез белән вак һәм эре терлегегезне алыгыз да китегез! Ә миңа хәер-фатихагызны бирегез! 33 Мисырлылар да, Исраил халкының Мисыр җиреннән тизрәк китүен сорап: – Югыйсә барыбыз да һәлак булачакбыз, – диделәр. 34 Шуннан соң исраилиләр камырлары әчеп өлгермәгән күәс чиләкләрен кием-салымга төрделәр дә җилкәләренә куеп алып киттеләр. 35 Алар, Муса кушканча, мисырлылардан көмеш вә алтын әйберләрен һәм кием-салым сорадылар. 36 Раббы мисырлылар күңелендә Үз халкына карата кызгану хисе уятты, һәм алар исраилиләр сораган барлык әйберләрне бирделәр. Исраилиләр, шулай итеп, мисырлыларны талап киттеләр. 37 Исраил халкы – балаларны исәпкә алмаганда, җәяүле алты йөз мең ир-ат – Рәмесестән Суккөткә таба юл тотты. 38 Аларга чит халыклардан да байтак кеше иярде. Исраилиләрнең күп кенә вак һәм эре терлеге дә бар иде. 39 Исраилиләргә Мисырдан алып чыккан камырдан төче күмәч кенә пешерергә туры килде. Мисырдан бик тиз сөрелгәнгә күрә, алар камыр әчетергә өлгермәделәр, аларның ризык әзерләү өчен вакытлары да булмады. 40 Исраил халкы Мисырда дүрт йөз дә утыз ел яшәде; 41 нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте. 42 Ул төнне Раббы, кизү торып, исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыкты. Шуңа күрә Исраил халкының киләчәк буыннары да, Раббыны хөрмәтләп, бу төнне кизү торырга тиеш. Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә 43 Раббы Муса белән Һарунга әйтте: – Менә Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә: бер генә чит кеше дә Котылу бәйрәме ризыгын ашарга тиеш түгел. 44 Әгәр кем дә булса берәү, кол сатып алып, аны сөннәткә утырта икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала, 45 ә вакытлыча яшәүчегә яки ялчыга аны ашарга ярамый. 46 Бу ризыкны бер йорт эчендә генә ашагыз; ул иттән бер кисәкне дә тышка алып чыкмагыз һәм бәрәннең сөякләрен сындырмагыз. 47 Бу йоланы бөтен Исраил халкы үтәргә тиеш. 48 Әгәр сезнең арагызда яшәүче чит кешенең Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәмендә катнашасы килә икән, аның гаиләсендәге барлык ир затлары сөннәтләнергә тиеш; шуннан соң ул, җирле исраилиләр кебек, сезнең белән Котылу бәйрәмендә катнаша ала. Әгәр кеше сөннәткә утыртылмаган икән, аның Котылу бәйрәме ризыгын ашарга хакы юк. 49 Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәүче читтән килгән кеше өчен дә шушы канун бер булсын. 50 Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраилиләр шулай эшләделәр. 51 Ул көнне Раббы кабиләләргә бүленгән Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыкты. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia