Чыгыш 11 - Изге ЯзмаБеренче булып туган барлык ир затының үтерелүе 1 Аннары Раббы Мусага әйтте: – Мин фиргавенгә һәм Мисырга янә бер афәт җибәрәчәкмен; шуннан соң ул сезгә китәргә рөхсәт итәр, хәтта сезне үзе куып җибәрер. 2 Исраил халкына әйт: ир-атлар да, хатын-кызлар да күршеләренең алтын вә көмеш әйберләрен сорап алсыннар. 3 Раббы исә мисырлылар күңелендә Исраил халкына карата кызгану хисе уятты, һәм фиргавеннең хезмәтчеләре дә, Мисыр халкы да Мусаны бөек кеше дип саный иделәр. 4 Фиргавенгә Муса: – Раббы болай дип әйтә: «Төн уртасында Мин бөтен Мисыр буйлап узачакмын, 5 һәм Мисыр җирендә беренче булып туган ир балалар – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, ашлык сугучы кол хатынның беренче углына кадәр барысы да үләчәк. Хәтта иркәк хайваннарның да дөньяга беренче булып килгәннәре үлеп бетәчәк. 6 Мисыр өстендә моңа кадәр булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак иңрәп елаган авазлар ишетелеп торачак. 7 Ә Исраил халкына һәм аларның хайваннарына хәтта эт тә өрмәячәк». Шуннан син Раббының исраилиләрне мисырлылардан ничек аерганын белерсең. 8 Синең барлык хезмәтчеләрең, миңа килеп, каршымда баш иярләр һәм: «Кит бездән, үзең дә, син әйдәгән халкың да китсен!» – диярләр. Шулчакны мин китәрмен, – дип әйтте һәм фиргавен яныннан ярсып чыгып китте. 9 Раббы Мусага: – Фиргавенне сезнең сүзләрегезгә колак салмас иттем; Мисырда тагын да күбрәк могҗизалар күрсәтер өчен эшләдем Мин моны, – диде. 10 Муса белән Һарун фиргавен каршында байтак могҗизалар күрсәттеләр, әмма Раббы фиргавенне үҗәтләндерде, һәм фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт итмәде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia