Чыгыш 10 - Изге ЯзмаСаранча 1 Раббы Мусага: – Фиргавен янына бар. Мин аны һәм аның хезмәтчеләрен үҗәтләндердем. Моны Мин алар арасында могҗизалар тудыру өчен, 2 һәм син соңыннан балаларыңа, оныкларыңа Минем мисырлыларга кырыс мөгамәләдә булуымны һәм Минем тарафтан Мисырда күрсәтелгән могҗизаларны сөйли алсын өчен эшләдем. Сез Минем Раббы булуымны белерсез, – диде. 3 Аннары Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, болай дип әйттеләр: – Раббы, гыйбриләр Алласы: «Син әле Миңа буйсынудан тагын күпме баш тартмакчы буласың? Миңа табыныр өчен, халкыма китәргә рөхсәт ит! 4 Әгәр халкыма китәргә рөхсәт итмисең икән, иртәгә синең илеңә саранча җибәрермен. 5 Җир өсте күренмәслек итеп, әйләнә-тирәне саранча каплап алыр, боз сугудан исән калган бар нәрсәне, ялан-кырдагы бар агачларның яфракларын ашап бетерер. 6 Ул синең сарайларыңда, хезмәтчеләрең һәм барча мисырлыларның өйләрендә мыжгып торыр. Ата-бабаларыгыз шушы җиргә килеп урнашканнан бирле, андый хәлнең булганы юк иде әле», – дип әйтә. Шуннан соң Муса, борылып, фиргавен яныннан чыгып китте. 7 Хезмәтчеләре фиргавенгә: – Кайчангача шушы кешенең тозагында булырбыз икән? Раббы Аллаларына табыныр өчен, бу халыкка китәргә рөхсәт ит. Мисырның һәлакәткә баруын әллә күрмисеңме?! – диделәр. 8 Муса белән Һарунны фиргавен, кабат үз янына чакыртып алып: – Барыгыз, Раббы Аллагызга табыныгыз, тик кемнәр барасын әйтегез, – диде. 9 – Без барыбыз да барабыз – яшьләр дә, картлар да, – дип җавап кайтарды Муса. – Үзебез белән угылларыбызны һәм кызларыбызны, вак һәм эре терлекне алабыз, чөнки Раббы хөрмәтенә бәйрәм итәргә тиешбез. 10-11 – Юк! Әгәр балаларыгыз белән китәргә рөхсәт итсәм, димәк, Раббы чынлап та сезнең яклы булып чыга! – диде фиргавен. – Карагыз аны, бәла-казага юлыкмагыз! Ирләрегез генә, барып, Раббыга табынсын, сез сораганча булсын, – дип, Муса белән Һарунны фиргавен куып җибәрде. 12 – Мисыр җиренә кулыңны суз, – диде Раббы Мусага, – җир өстен саранча басып алсын да басу-кырларда боз сугудан исән калган барча үсемлекне ашап бетерсен. 13 Мусаның таякны сузуы булды, Раббы Мисыр җиренә көчле көнчыгыш җилен җибәрде. Җил, көн буе вә төн буе исеп, иртәнге якта саранча алып килде. 14 Саранча бөтен җир өстен каплап алды – шуның кадәр саранчаның моңарчы булганы юк иде һәм киләчәктә дә булмас. 15 Бар җирне саранча басып алганлыктан, җир өсте кап-кара булды. Саранча басу-кырларда боз сугудан исән калган барлык үсемлекләрне һәм агачлардагы барлык җимешләрне ашап бетерде. Бөтен Мисыр илендә агачларда һәм үсемлекләрдә яфрак әсәре калмады. 16 Фиргавен ашыгыч рәвештә Муса белән Һарунны үзенә чакыртып алды һәм әйтте: – Раббы Аллагызга һәм сезгә каршы килеп, мин гөнаһ эшләдем. 17 Зинһар, бу юлга мине гафу итегез һәм Раббы Аллагыздан бу афәтне миннән алуын сорагыз! 18 Фиргавен яныннан киткәч, Муса Раббыга дога кылды, 19 һәм Раббы, җилнең юнәлешен үзгәртеп, көчле көнбатыш җиле истерде; бу җил барлык саранчаны Мисырдан Камышлы диңгезгә төшереп батырды. Мисырда бер генә саранча да калмады! 20 Әмма Раббы фиргавенне янә киреләндерде, һәм Исраил халкына ул китәргә рөхсәт итмәде. Дөм караңгылык 21 Аннары Раббы Мусага әйтте: – Кулыңны күккә суз, һәм шулчак Мисыр җире өстенә дөм караңгылык төшәр! 22 Мусаның күккә кул сузуы булды, бөтен Мисыр өстен тоташ караңгылык каплап алды. 23 Өч көн буе кешеләр бер-берсен күрә алмады һәм өйләреннән чыкмады, ә исраилиләр яшәгән төбәк яп-якты булды. 24 Фиргавен яңадан Мусаны чакырып алды да: – Барыгыз, Раббыга табыныгыз! Үзегез белән балаларыгызны да алыгыз, тик вак һәм эре терлегегезне калдырыгыз, – диде. 25-26 – Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, син безгә корбанлык мал алырга рөхсәт итәргә тиеш. Раббы Аллабызга табыныр өчен, барлык хайваннарыбызны алачакбыз, бер генә малны да калдырмаячакбыз! Раббыга корбан китерер өчен, терлекләрнең кайсы кирәк буласын, тиешле урынга барып җиткәнче, әле тәгаен белмибез, – дип җавап кайтарды Муса. 27 Раббы фиргавенне тагын киреләндерде: халыкка ул китәргә рөхсәт итмәскә булды. 28 Мусага фиргавен әйтте: – Күземнән югал! Сак бул! Минем янга башка киләсе булма! Әгәр кабат күземә күренсәң, әҗәлең шунда булыр. 29 – Син әйткәнчә булыр – башкача күзеңә күренмәм! – дип җавап кайтарды Муса фиргавенгә. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia