Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Чыгыш 1 - Изге Язма


Җәберләнгән исраилиләр Мисырда

1 Мисырга Ягъкуб үзенең угыллары һәм аларның гаиләләре белән күченеп килә. Ягъкуб угылларының исемнәре түбәндәгечә:

2 Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә,

3 Исәсхәр, Зәбулун, Беньямин,

4 Дан, Нәптали, Гәд һәм Ашер.

5 Ягъкубның нәсел варислары җитмеш кеше исәпләнеп, углы Йосыф бу вакытта инде Мисырда яши иде.

6 Соңрак Йосыф үзе, аның барча ир туганнары һәм әлеге буынның барлык кешеләре дә үлеп бетә,

7 ә исраилиләр үрчеп-ишәеп, аларның саны артканнан-арта бара. Шул рәвешле, алар бөтен Мисыр җире буйлап таралалар.

8 Вакытлар үтеп, Мисыр тәхетенә Йосыф турында берни белмәүче патша килә.

9 Үзенең халкына ул болай дип әйтә: – Карагыз, исраилиләр бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!

10 Безгә, бик әйбәт уйлап, алар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Югыйсә исраилиләр, тагын да ишәеп, яу-фәлән булган очракта, дошманнарыбызга кушылып, безгә каршы сугышырга һәм бездән аерылып китәргә мөмкиннәр.

11 Шуңа күрә мисырлылар, исраилиләрне авыр эш белән интектерү максатыннан, алар өстеннән назыйрлар билгеләделәр һәм, фиргавенгә мал-мөлкәт туплау өчен, Питом һәм Рәмесес шәһәрләрен төзергә мәҗбүр иттеләр.

12 Әмма мисырлылар исраилиләрне нинди генә авырлыкларга дучар итсәләр дә, тегеләр артканнан-арта гына бардылар һәм ил буйлап һаман күбрәк таралдылар. Мисырлылар исраилиләрдән тагын да ныграк курка башладылар,

13 шуңа күрә, һич кызганмыйча, аларны эшләргә мәҗбүр иттеләр.

14 Мисырлылар, алардан балчык издереп, кирпеч суктырып, кырлардагы бөтен эшләрен эшләтеп, тормышларын аяныч хәлгә төшерделәр – исраилиләр нинди генә эштә булмасын, аларга карата миһербансыз кыландылар.

15 Шифра һәм Пуга исемле гыйбри кендек әбиләренә Мисыр патшасы болай диде:

16 – Гыйбри хатын-кызларга бала табарга ярдәм иткәндә, яңа туган сабыйның нинди җенестән булуын карагыз: ир бала булса – үтерегез, кыз бала туса – калдырыгыз!

17 Әмма кендек әбиләре Аллаһыдан курка һәм Аны хөрмәт итә иделәр, шуңа күрә Мисыр патшасы әмерен тыңламадылар – ир балаларны исән калдыра бардылар.

18 Мисыр патшасы, кендек әбиләрен үз янына чакыртып: – Ни өчен сез болай эшлисез? Ни өчен яңа туган ир балаларны исән калдырасыз? – дип сорады.

19 Кендек әбиләре фиргавенгә: – Гыйбри хатын-кызлар Мисыр хатын-кызлары кебек түгел, алар тазалар һәм, без барып җиткәндә, балаларын инде тудырган булалар, – дип җавап кайтардылар.

20-21 Кендек әбиләре Аллаһыдан курыкканга һәм Аны хөрмәт иткәнгә күрә, Ул аларга игелек күрсәтте – гаиләле итте. Исраилиләр исә артканнан-арта барды.

22 Ахыр чиктә, фиргавен үзенең барлык халкына әмер бирде: – Гыйбриләрнең яңа туган ир балаларын Нил елгасына ташлагыз, ә кыз балаларын исән калдырыгыз.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan