Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Амос 9 - Изге Язма


Раббы җәзасыннан котылу мөмкин түгел

1 Мин Аллаһы йортындагы мәзбәх каршында басып торган Хуҗа-Хакимне күрдем. Ул әйтте: «Аллаһы йортының терәк баганалары башына сугып бәр, бусагасына кадәр тетрәрлек булсын! Хәрабәләре бәндәләрнең башына ишелсен, ә исән калганнарын Үзем кылычтан уздырырмын, качып котылырга берсе-бер өлгермәс, һичкем качып котыла алмас!

2 Үлеләр аймагына төшеп яшеренсәләр, анда да кулым барып җитәр; күкләргә менеп качсалар, аннан да сөйрәп төшерермен.

3 Кәрмил тау башына менеп качсалар, анда да эзләп табып эләктереп алырмын, диңгез төбенә төшеп, күз алдымнан гаип булсалар, анда да диңгез аждаһасына аларны чагарга боерырмын.

4 Дошманга әсирлеккә китеп барсалар, аларның җанын кыярга анда да кылычка әмер бирермен. Яхшылыкка түгел, ә бәлки аларның бәхетсезлегенә күземнән югалтмам аларны!»

5 Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, җиргә орынса – җир эри, җирдә яшәүче һәркемне кайгы били, бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай әле кубарылып менә, әле түбән иңә.

6 Үз сараен Ул күкләрдә корды, гөмбәзен җирнең өстендә урнаштырды, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койды; Аның исеме – Раббы!

7 «Әй Исраил халкы! Минем өчен хәбәшиләрдән сезнең ни аермагыз бар?! Исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыккан кебек, пелештиләрне – Кәфтурдан, арамиләрне Кыйрдан Мин алып чыкмадыммы?!» – ди Раббы.

8 Инде менә Хуҗа-Раббының күзләре бу гөнаһлы патшалыкка төбәлгән: «Мин аны җир йөзеннән юк итәрмен, тик шулай да ошбу Ягъкуб нәселен бөтенләй үк кырып бетермәм, – ди Раббы. –

9 Әмерем менә шулдыр: иләк белән комны иләгән сыман, Исраилне дә бүтән халыклар арасына таратырмын – бер генә таш та җиргә төшеп җитмәс, иләктә калыр.

10 Халкым арасындагы барлык гөнаһлылар, „Без бәла-казадан ерак, без аңа дучар булмабыз“ диючеләр кылычтан узачак».


Исраилнең яңарышы

11 «Ул көнне Давыт патшаның ишелгән йортын төзекләндерермен, тишек-ярыкларын ямап, җимерек урыннарын төзәтеп, аны әүвәлге хәленә кайтарырмын.

12 Шулай итеп, исраилиләр Эдомның исән калган халкы һәм Минеке дип игълан ителгән барча халыклар белән идарә итәр», – ди бу эшләрне гамәлгә ашыручы Раббы.

13 «Менә шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – урак уручының эзенә басып, җир сөрүче килер, йөзем куагы утыртучының эзенә басып, йөзем сыгучы килер; яңа җимеш шәрабы, тау-ташлар арасыннан саркып, барча калкулыклар өстеннән агып торыр.

14 Үземнең Исраил халкын әүвәлге хәленә кайтарырмын: алар, вәйран булган шәһәрләрен янәдән корып, шунда яшәрләр, йөзем куаклары утыртып, шәрабларын эчеп сыйланырлар, җимеш бакчалары үстереп, җимешләрен ашарлар.

15 Мин Үз халкымны үз җирендә төпләндерермен, һәм Мин биргән җирдән ул һичкайчан йолкып алынмас!» – дип әйтә Раббы Аллаң.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan