Амос 6 - Изге ЯзмаВаемсыз һәм тәкәббер исраилиләргә – кайгы 1 Сионда ваемсыз яшәүчеләр – кайгы сезгә! Самарея тавында үзегезне имин санаучылар – кайгы сезгә! Сез – беренчеләрдән саналган халыкның каймагы, исраилиләр, ярдәм сорап, яныгызга килгән түрәләр. 2 Кәлне шәһәрен барып карагыз, аннан бөек Хаматка юл тотыгыз, пелештиләрнең Гәт шәһәренә төшегез – алар сезнең патшалыклардан яхшыракмы, җирләре сезнекеннән киңрәкме?! 3 Әй сез, бәла көне ерак дип санаучылар, сез бит аны – җәбер-золым көнен якынайтасыз! 4 Сез фил сөяге белән бизәлгән ятакларда ятасыз, түшәкләрегездә назланасыз, көтүдәге иң яхшы бәрән ите, утлаудагы иң симез бозау ите белән тукланасыз. 5 Үзегезне Давыт сыман оста уйнаучы күреп, лира чиртеп, төрле көй чыгарып утырасыз. 6 Сез касә-касә шәраб эчәсез, хушбуйның иң гүзәлен ягынасыз, әмма Йосыф токымы өстенә төшәсе бәлагә көенмисез. 7 Менә шуларның барысы өчен сез беренчеләрдән булып әсир китәрсез – назлыларның хушланып утыруы шулай тәмам булыр. 8 Хуҗа-Раббы Үз затыннан ант итә, Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Ягъкуб токымының тәкәбберлеген күреп җирәнәм, кальгаларына нәфрәтләнеп карыйм; аларның шәһәрен Мин бар мал-мөлкәте белән бергә дошманнары кулына тапшырачакмын!» 9 Берәр йортта унлап кеше исән калса, алары да үләр! 10 Кардәше, яндырмакчы булып, мәрхүмнең җәсәден алырга килгәч, өйнең аулак почмагына кереп поскан берәүне күреп: «Яныңда тагын берәрсе бармы?» – дип сораса, тегенең: «Беркем дә юк!» – дигән җавабына каршы: «Дәшмә! Раббы исемен без телгә алырга тиеш түгелбез!» – дияр. 11 Менә, Раббы боерыр да, зур йортлар җимерелеп төшәр, кечеләре тәмам хәрабәгә әйләнер. 12 Атлар кыяташ өстендә чабышырмы, үгез җигеп, кыяташны сөрерләрме?! Хәлбуки сез гадел хөкемне – зәһәр агуга, хаклык җимешен әче әремгә әйләндерәсез. 13 Сез Ло-Дебар шәһәренең җиңелүенә куанасыз, «Карнаим шәһәрен үз көчебез белән яулап алдык!» – дисез. 14 Әмма Күкләр Хуҗасы Раббы: «Әй исраилиләр! Сезгә каршы бер халыкны котыртачакмын, – ди, – һәм сез Лебо-Хаматтан башлап Араба үзәненә кадәр сузылган җирләрдә җәбер-золым эчендә яшәрсез!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia