Амос 5 - Изге ЯзмаИсраилне тәүбәгә өндәү 1 И Исраил халкы, сүзләремне тыңла! – Синең хакта матәм егълавы бу. 2 Гыйффәтле кыз Исраил егылды, аякка басасы юк аның. Үз җирендә ташландык булып ята, күтәреп торгызучы юк аны. 3 Хуҗа-Раббы болай ди: «Исраил шәһәреннән яуга мең кеше чыкса, йөзе генә сау калачак; йөз кеше чыкса, унысы гына исән калачак!» 4 Исраил халкына Раббы: «Миңа сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! – ди. – 5 Бәйт-Элгә йөрмәгез, Гилгәлгә дә юл тотмагыз, Беер-Шебага сәфәр кылмагыз, чөнки Гилгәл бөтенләе белән сөрген китәчәк, Бәйт-Элдән исә һичнәрсә калмаячак». 6 Раббыга сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! Юкса Йосыф йортына Ул ут кебек ябырылыр һәм аны ялмап алыр – Бәйт-Элдә янгын сүндерердәй кеше табылмас. 7 Әй сез, гаделлекне әче әремгә әйләндерүчеләр, хаклыкны җиргә салып таптаучылар – кайгы сезгә! 8 Җидегән йолдыз белән Орионны бар иткән, тоташ караңгылыкны – аяз таңга, якты көнне төнгә әверелдерүче, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койган Затның исеме – Раббы! 9 Гайрәт ияләрен кинәттән тар-мар итәр Ул, кальгаларны җир белән тигезләр! 10 Шәһәр капкасы янында, мәхкәмәдә, фаш итүне яратмыйсыз сез, хак сүз әйтүчедән чирканасыз. 11 Фәкыйрьне аяк астына салып таптыйсыз, ирексезләп, аның ашлыгын аласыз. Әнә шуның өчен сез, шома ташлардан йорт салсагыз да, анда яшәмәссез, гүзәл йөзем бакчалары үстерсәгез дә, җимешеннән шәраб татымассыз! 12 Җинаятьләрегезнең күплеген, гөнаһларыгызның авырлыгын беләмен: сез тәкъваларны җәберлисез, ришвәт аласыз, мәхкәмәдә фәкыйрь-юксылларны читкә тибәрәсез. 13 Шуңа күрә акыллы кеше дәшми мондый заманда, чөнки вакыты ямандыр. 14 Исән калыйм дисәгез, яманлыкка түгел, яхшылыкка омтылыгыз; шул чакта «Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, – безнең белән!» дигән сүзләрегез чынга ашар. 15 Яманлыкка нәфрәт белән карап, яхшылыкны яратыгыз, мәхкәмәдә гадел хөкем урнаштырыгыз! Шул чакта, бәлки, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Йосыф токымыннан исән калганнарга рәхим-шәфкатен насыйп итәр. 16 Шулай итеп, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Хуҗа-Хакимебез, болай ди: «Барлык мәйданнарда – егълашу, барлык урамнарда аһ-зар ишетелеп торыр; игенчене – матәм тотарга, матәм җыры осталарын ахылдап егъларга чакырырлар. 17 Йөзем бакчалары егълашуга күмелер, чөнки арагыздан Мин узармын!» – ди Раббы. Раббы көне – караңгылык көне 18 Раббы көнен көткәннәргә – кайгы! Нигә дип Раббы көнен көтәсез?! Ул якты түгел, караңгы булачак. 19 Арысланнан качып котылган берәүнең каршысына аю килеп чыккан, яки, өенә чабып кереп диварга таянгач, кулын елан чаккан кебек нәрсәдер бу! 20 Раббы көне яктылык түгел, караңгылык булмасмы?! Дөм караңгылыктыр ул, һәм анда яктылыкның чаткысы да юк! 21 «Нәфрәт белән карыйм бәйрәмнәрегезгә, аларны Мин кире кагам; тантаналы җыелышларыгызны хуш күрмим. 22 Миңа багышлап, тулаем яндыру корбаннары һәм икмәк бүләге китерсәгез дә, Мин аларны кабул итмәм; татулык корбаны дип тәкъдим иткән симез хайваннарыгызны игътибарга алмам! 23 Ерак торсын Миннән сез җырлаган көйләр, лирагызның тавышын Мин тыңламам! 24 Моның урынына гадел хөкем – агым су, хаклык кипмәс ташкын булып аксын! 25 Әй Исраил халкы! Чүлдә кырык ел йөргән чагыгызда сез Миңа корбан вә бүләкләр китердегезме?! 26 Сез үзегезнең илаһ-патшагыз Саккутның һәм илаһ-йолдыз Кайванның сыннарын – үз кулларыгыз белән үзегезгә ясаган потларны күтәреп йөрерсез, 27 һәм Мин сезне Дәмәшкъ аръягына сөрәчәкмен!» – ди Раббы. Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Алла. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia