Амос 4 - Изге ЯзмаИсраилнең Раббыга йөзе белән борылмавы 1 Әй сез, байбикәләр, Самарея тавындагы симез Башан сыерлары, юксыл-мескеннәрне рәнҗетүчеләр, фәкыйрь-фөкраны изүчеләр, ирләренә: «Кая, эчәргә китер!» – диючеләр, тыңлагыз бу сүзләрне! 2 Хуҗа-Раббы Үзенең изгелеге белән ант итеп әйтте: «Шундый бер көн килер, сезне ыргаклар белән, соңгы кешегезгә кадәр кармаклар белән эләктереп алып китәрләр. 3 Һәммәгезне дивардагы җимерекләр аша алып чыгарлар да Һармонга олактырырлар». Бу – Раббы сүзе. 4 «Бәйт-Элгә килеп, гөнаһларыгызны кыла бирегез, Гилгәлгә барып, җинаятьләрегезне ишәйтегез, иртәнге якта – корбан, өч көн үтүгә, гошерегезне китерегез! 5 Рәхмәт бүләге итеп, әйдә, әче камырдан икмәк китерегез, ихтыяри бүләкләрегез хакында гел сөйләп йөрегез – сезгә шулай ошый бит, әй исраилиләр!» Бу – Хуҗа-Раббы сүзе. 6 «Барча калаларыгызны теш арасына кыстырырдай ризыксыз калдырсам да, барча сала-авылларыгызны икмәк кытлыгына дучар итсәм дә, сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. – 7 Уракка төшәргә өч ай калганда, яңгыр бирмәдем сезгә; бер шәһәрдә яудырсам, икенчесендә яудырмый идем; бер урында басулар суга туенса, икенче урында сусызлыктан корып кибәр иде. 8 Су эчәр өчен, кешеләр, каңгырып, бер шәһәрдән икенчесенә йөрер, әмма анда да сусыннары басылмас иде. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. – 9 Иген кырларыгызга Мин көйдергеч җилләр һәм тутык авыруы җибәреп зыян салдым; бакчаларыгызны, йөзем куакларыгызны корыттым; инҗир вә зәйтүн агачларыгызны саранчадан ашаттым. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. – 10 Мисырдагы сыман, Мин сезгә үләт зәхмәте җибәрдем; егетләрегезне кылычтан уздырдым, атларыгызны дошманга ганимәт малы иттем, хәрби станнарыгызда мәетләрегезнең сасы исен иснәттем. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. – 11 Сәдүм белән Гамураны һәлак иткән кебек, күбегезне һәлакәткә дучар иттем; ә исән калганнар ут эченнән тартып алган кисәү агачыдай иде. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. – 12 Әнә шуның өчен Мин сине җәзага тартам, и Исраил! Сиңа шуны эшләргә җыенганга, Аллаңны каршыларга әзерлән, и Исраил!» 13 Менә Ул – тауларны хасил иткән, җилләрне бар кылган Зат! Кешегә Ул Үзенең уй-ниятен белдерә, таң яктысын караңгыга әйләндерә, тау башларыннан гизеп йөри. Аның исеме – Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia