Амос 3 - Изге ЯзмаИсраилгә каршы шаһитлык бирү 1 Әй исраилиләр! Раббының сүзенә колак салыгыз. Мисыр җиреннән алып чыккан бар халыкка төбәп, Ул шуны әйтә: 2 «Җир йөзендәге барча халыклар арасыннан Мин фәкать сезне сайлап алдым, шуңа күрә кылган барлык гөнаһларыгыз өчен сезне җавапка тартачакмын!» 3 Ике кеше, үзара килешмичә, бергә сәфәр чыгармы?! 4 Корбанына тап булмаса, урман ешлыгында арыслан үкерерме?! Берни тота алмаган яшь арыслан үзенең өнендә ырылдармы?! 5 Алдавыч җим куелмаса, җирдә яткан тозакка кош эләгерме?! Тозакка берни эләкмәсә, элмәк җебе тартылырмы?! 6 Шәһәрдә быргы кычкыртсалар, халыкны курку алмасмы?! Шәһәргә бәла килсә, Раббы кулы белән эшләнмиме бу? 7 Хактыр: Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә – сер-ниятен алдан белдермичә, Хуҗа-Раббы һичбер эш кылмас. 8 Арыслан үкереп җибәрсә, кем тетрәнмәс?! Хуҗа-Раббы сөйли башласа, пәйгамбәрлек итми кем булдырыр?! 9 Ашдод һәм Мисыр кальгаларында шуны белдерегез: «Самарея тауларына җыелып, Исраилдәге коточкыч тәртипсезлеккә, андагы җәбер-золымга күз салыгыз!» 10 Раббы әйтә: «Көчләп-талап, кальгаларына хәрәм мал туплаган бу халык гаделлек белән эш итүне белми». 11 Шул сәбәпле Хуҗа-Раббы болай ди: «Дошман, бөтен илегезне камап алып, ныгытмаларыгызны вәйран итәчәк, кальгаларыгызны талап бетерәчәк». 12 Раббы болай ди: «Көтүче, арыслан авызыннан малын коткарырга тырышып та, хайванның ике бәкәленнән яки колагыннан башка һични тартып алалмагандай, Самареядәге исраилиләр дә кәнәфи аягыннан яки ятакның бер почмагыннан башка һични эләктереп кача алмас». 13 «Тыңлагыз һәм Ягъкуб нәселенә каршы шаһитлык бирегез! – дип белдерә Хуҗа-Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла. – 14 Кылган җинаятьләре өчен Исраилне җавапка тарткан көнне Мин Бәйт-Эл каласындагы мәзбәхләрне җимерермен – киселеп, җиргә төшәр мәзбәх мөгезләре! 15 Туздырырмын кышкы һәм җәйге өйләрне, вәйран булыр фил сөяге белән бизәлгән йортлар, харап булыр пулат-сарайлар!» – ди Раббы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia