Амос 2 - Изге Язма1 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Эдом патшасының сөякләрен яндырып, көл-тузанга әйләндергән Мәабны җәзасыз калдырмам: 2 Мин аны утка чорнармын, Кыръют кальгаларын ялкын ялмап алыр – чуалыш эчендә, сугыш гөрелтесе, быргы тавышлары астында Мәаб һәлак булыр. 3 Аның хөкемдарын да, түрә-идарәчеләрен дә юк итәрмен», – ди Раббы. Раббының Яһүдәне хөкемгә тартуы 4 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Раббы кануныннан ваз кичеп, Аның кагыйдәләрен тотмаган, ата-бабалары табынган ялган потларга ияреп, туры юлдан язган Яһүдәне җәзасыз калдырмам: 5 Мин аны утка чорнармын, Иерусалим кальгаларын ялкын ялмап алыр». Раббының Исраилне хөкемгә тартуы 6 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән Исраилне җәзасыз калдырмам, чөнки тәкъваны алар – бер көмеш, фәкыйрьне бер пар башмак бәрабәренә саталар; 7 туфрак таптагандай, юксыл-мескеннең башыннан йөриләр, мазлум-бичараны юлыннан этеп чыгаралар; Минем изге исемемне хурлап, бер үк хатын янына ата да, угыл да йөри; 8 рәһенгә алынган киемне җәеп, мәзбәхләр янында ятып йоклыйлар; үз Аллалары йортында гаепле кешедән түләткән шәрабны эчәләр. 9 Мин бит сезнең хакка эрбет агачыдай биек, имәндәй көчле-нык амориләрне юк иттем, югарыда үскән җимешләрен, түбәндәге тамырларын корыттым. 10 Амориләр җирен сезгә биләмәгә бирер өчен, Мин бит сезне, Мисыр җиреннән алып чыгып, кырык ел буена чүлдә әйдәп йөрттем; 11 угылларыгызны – пәйгамбәр, егетләрегезне нәзир иттем. Шулай түгелме әллә, әй исраилиләр?! – ди Раббы. – 12 Сез исә нәзирләргә шәраб эчердегез, ә пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек кылмаска боердыгыз. 13 Әнә шуның өчен Мин сезне көлтә төягән арба белән изгәндәй изәрмен. 14 Җитезнең – качарлык хәле, көчленең егәре булмас, гайрәтле үзенең җанын саклап кала алмас; 15 укчы аягында басып тора алмас, җитез аяклы йөгереп кача алмас, ат менгән җайдак үзенең җанын саклап кала алмас; 16 батыр егетләрнең иң йөрәкле дигәне дә ул көнне коралын ташлап качар!» – ди Раббы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia