Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 6 - Изге Язма


Бәрәннең алты мөһерне кубаруы

1 Аннары мин Бәрәннең мөһерләрнең берсен кубаруын күрдем, һәм җан ияләренең берсенең күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем.

2 Менә мин ак ат күрдем. Ат өстендә кулына җәя тоткан җайдак утыра иде. Аңа таҗ бирелде. Ул җайдак, җиңүче булып, җиңү өчен юлга чыкты.

3 Бәрән икенче мөһерне кубаргач, икенче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем.

4 Шуннан соң уттай җирән башка ат чыкты. Аның җайдагына, кешеләр бер-берсен үтерсеннәр өчен, бар дөньяның тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Аңа зур кылыч тоттырылды.

5 Бәрән өченче мөһерне кубаргач, өченче җан иясенең: «Кил!» – дигәнен ишеттем. Менә мин кара ат күрдем, ә аның өстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде.

6 Җан ияләре арасыннан тавыш сыман аваз ишеттем: «Бер савыт бодай өчен – бер көнлек эш хакы, өч савыт арпа өчен – бер көнлек эш хакы. Әмма зәйтүн маена һәм шәрабка зыян китермә!»

7 Бәрән дүртенче мөһерне кубаргач, дүртенче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем.

8 Менә аксыл төстәге атны күрдем. Өстендәге җайдакның исеме «Үлем», ә аның артыннан бөтен үлеләр дөньясы килә иде. Аларга җирнең дүрттән бер өлешендә кешеләрне кылыч, ачлык, үләт һәм кыргый хайваннар белән үтерү хокукы бирелде.

9 Бәрән бишенче мөһерне кубаргач, мәзбәх астында Аллаһы сүзе өчен һәм шаһитлык биргәннәре өчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем.

10 Алар көчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хөкемдар, җирдә яшәүчеләрне хөкем итмәссең һәм безнең каныбыз өчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар.

11 Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.

12 Мин Бәрәннең алтынчы мөһерне кубаруын күрдем. Шунда көчле итеп җир тетрәде, кояш матәм киеме кебек каралды, ай кандай кызыл төскә керде.

13 Инҗир агачының өлгермәгән җимешләре көчле җилдән коелгандай, күктәге йолдызлар җиргә атылды.

14 Күк, язма төргәгедәй бөтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар һәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар.

15 Җирнең патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: һәр кол, һәр ирекле кеше мәгарәләрдә һәм таулардагы таш кыялар арасында яшеренделәр.

16 Алар болай диделәр: «Өстебезгә авып төшегез һәм безне тәхеттә Утыручының йөзеннән, Бәрәннең ачуыннан яшерегез!

17 Аларның бөек ачу көне килде. Моңа каршы кем тора алсын?»

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan