Ачылыш 5 - Изге ЯзмаҖиде мөһер сугылган язма төргәге һәм Бәрән 1 Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягына язылган, җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәген күрдем. 2 Тагын мин көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаеклы?» – дип сораучы куәтле фәрештәне күрдем. 3 Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы һичкем булмады. 4 Язма төргәген ачарга һәм аңа карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. 5 Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Әнә кара, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан, Давыт тамырыннан чыккан Сабак җиңеп чыкты. Язма төргәгенең җиде мөһерен кубарып, Ул ача ала». 6 Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясе белән уратып алынган һәм өлкәннәр арасында торучы Бәрәнне күрдем. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы. 7 Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды. 8 Язма төргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары тулы алтын касәләр бар иде. 9 Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы, чөнки корбан итеп суелдың, Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, һәр халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың. 10 Аларны, Аллабызга хезмәт итү өчен, патшалык һәм руханилар иттең. Алар җирдә патшалык итәчәкләр». 11 Шунда тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны йөзләрчә миллион һәм дистәләрчә меңнәр иде. 12 Алар көчле тавыш белән: «Суелган Бәрән кодрәт, байлык, тирән гакыл, куәт, хөрмәт, дан һәм мактауга лаектыр», – дип әйтә иделәр. 13 Күктә һәм җирдә, җир астында һәм диңгездә яратылганнарның барысының, анда булган һәммә нәрсәнең: «Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын», – дип әйтүләрен ишеттем. 14 Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә, өлкәннәр йөзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia