Ачылыш 4 - Изге ЯзмаКүктәге тәхет 1 Шуннан соң күктә ачык ишек күрәм. Элек миңа сөйләгән быргыдай тавыш болай ди: «Монда мен. Мин сиңа моннан соң булырга тиеш хәлләрне күрсәтермен». 2 Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә күктә тәхетне һәм тәхеттә Утыручыны күрдем. 3 Утыручы кыяфәте белән яшма һәм сердолик ташы сыман иде, тәхетне зөбәрҗәт төсендәге яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде. 4 Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора, ул тәхетләрдә ак киемле, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра иде. 5 Тәхет ягыннан яшен яшьни, дөмбердәгән һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде чыраг янып тора иде. 6 Тәхет каршында бәллүргә охшаш пыяла диңгез сыман нәрсә бар иде. Тәхетнең тирә-ягында дүрт җан иясе тора иде. Аларның аллары һәм артлары күп күзләр белән капланган. 7 Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, өченчесенең йөзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бөркет сыман иде. 8 Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән капланган бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, хәзер Бар һәм Булачак Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип, көне-төне бертуктаусыз кабатлыйлар. 9 Җан ияләре тәхеттә Утыручыга, мәңге-мәңге Яшәүчегә дан, хөрмәт һәм рәхмәт белдергән саен, 10 егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршында йөзтүбән капланып, мәңге-мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар да болай диләр: 11 «Раббы Аллабыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы, чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, барысы да ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia