Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 3 - Изге Язма


Сәрдәйстәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат

1 «Сәрдәйс бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Аллаһының җиде рухы һәм кулында җиде йолдыз булган Зат болай ди: Синең эшләреңне беләм. Син тере исемен йөртәсең, әмма син үле.

2 Уяу тор һәм үзеңдә калган, үләр дәрәҗәгә җиткән нәрсәләрне ныгыт, чөнки эшләреңнең Аллам каршында тәмамланган булуын күрмим.

3 Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә төшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин карактай көтмәгәндә килермен, ә син кайсы сәгатьтә килүемне белмәссең.

4 Ләкин Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең калган. Алар Минем белән бергә ак киемдә йөрерләр, чөнки моңа лаеклылар.

5 Шулай, һәр җиңүче кеше ак кием кияр һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламам. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен танырмын.

6 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».


Филаделфеядәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат

7 «Филаделфея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Кулында Давыт ачкычы булган Изге, Хакыйкый Заттыр. Ул ачса, һичкем яба алмас, япса, һичкем ача алмас. Менә шушы Зат болай ди:

8 Синең эшләреңне беләм, менә Мин синең каршыңда ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмаячак. Беләм, көчең аз, әмма син сүземне үтәдең, исемемнән ваз кичмәдең.

9 Шайтан җыеныннан булганнарны менә нәрсә эшләтермен. Алар үзләрен яһүди дип атыйлар, әмма алар яһүдиләр түгел, ялганчылар. Мин аларны, килеп, аякларыңа егылырга мәҗбүр итәрмен, шунда сине сөйгәнемне беләчәкләр.

10 Минем сүземне тотып, чыдамлык күрсәттең, шуңа күрә Мин дә сине җирдә яшәүчеләрне сынар өчен, бөтен җиһанга киләчәк сынау вакытыннан саклап калачакмын.

11 Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын өчен, үзеңдә булганны нык тот.

12 Җиңүчене Аллам йортының баганасы итеп куячакмын, һәм ул инде аннан чыкмаячак. Аның өстенә Алламның исемен һәм күктән, Алламнан иңәчәк шәһәрнең – яңа Иерусалимнең исемен һәм Үземнең яңа исемемне язачакмын.

13 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».


Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегенә хат

14 «Лаудикея бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Амин дип аталган Зат, тугры һәм хакыйкый Шаһит, Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы болай дип әйтә:

15 Синең эшләреңне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсең. Их, син салкын яисә кайнар булсаңчы!

16 Әмма син салкын да, кайнар да түгел, җылымса гына булганга күрә, сине авызымнан төкереп чыгарачакмын!

17 Син: ‘Мин бай һәм баедым, һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк’, – дисең. Әмма син үзеңнең бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр һәм ялангач булуыңны аңламыйсың.

18 Баер өчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын өчен, киенергә ак кием, күзләрең күрсен өчен, сөртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм үзеңә.

19 Мин яратканнарымның һәрберсенең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә өйрәтәм, шуңа күрә тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит.

20 Менә Мин ишек төбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп, ишеген ачса, аның янына керәчәкмен, һәм без бергә ашаячакбыз: Мин һәм ул.

21 Мин җиңеп чыктым һәм, Атам белән бергә Аның тәхетенә утырдым. Шулай ук җиңүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.

22 Рухның бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен“».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan