Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 21 - Изге Язма


Яңа күк һәм яңа җир

1 Шуннан соң мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, диңгез дә юк иде инде.

2 Мин Аллаһы яныннан, күктән төшеп килүче кияве өчен бизәнеп әзерләнгән кәләштәй изге шәһәр – яңа Иерусалимне күрдем.

3 Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Алласы булачак.

4 Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем һәм кайгы, елау, авырту да башка булмаячак, чөнки әүвәлге үтеп китте».

5 Тәхеттә Утыручы болай диде: «Менә Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм». Аннары Ул миңа эндәшеп: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак», – дип өстәде.

6 Ул миңа тагын болай диде: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән бушлай эчәргә бирәм.

7 Боларның барысы җиңүчегә насыйп булыр һәм Мин Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр.

8 Әмма куркакларның, иманнан ваз кичкәннәрнең, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдәдер. Бу – икенче үлем».


Яңа Иерусалим

9 Яныма соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килеп: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм», – диде.

10 Мине Рух биләп алды һәм фәрештә мине зур һәм биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте.

11 Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Ялтыравы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаш.

12 Дивары бик зур һәм биек, унике капкалы, капкалары янында унике фәрештә бар. Капкаларында Исраил халкының унике ыругының исемнәре язылган.

13 Көнчыгыштан – өч капка, төньяктан – өч капка, көньяктан – өч капка һәм көнбатыштан – өч капка.

14 Шәһәр диварының унике нигез ташы бар иде. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган.

15 Миңа сөйләүче фәрештәнең шәһәрне һәм капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде.

16 Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия булды. Озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез.

17 Фәрештә диварын үлчәп чыкты. Дивар фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йөз кырык дүрт аршын булды.

18 Дивары яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде.

19 Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт,

20 бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист.

21 Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең төп урамы үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде.

22 Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән.

23 Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чөнки аны Аллаһының даны яктырта, яктырткычы исә – Бәрән.

24 Халыклар шул шәһәр яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәкләр.

25 Көндез капкалары һичкайчан ябылмаячак, анда төн булмаячак.

26 Бу шәһәргә халыкларның зиннәтләрен һәм кыйммәтле хәзинәләрен китерәчәкләр.

27 Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan