Ачылыш 19 - Изге ЯзмаРаббыны мактагыз 1 Аннан соң мин күктән зур халык төркеменнән чыккандай көчле тавыш ишеттем: «Раббыны мактагыз! Котылу, дан һәм кодрәт Аллабызныкы! 2 Аның хөкемнәре хак һәм гадел: җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән бөек фахишәне хөкем итте, колларының каны өчен аңардан үч алды». 3 Тагын шундый сүзләр ишетелде: «Раббыны мактагыз! Фахишәнең януыннан чыккан төтен мәңге-мәңгегә күтәрелә». 4 Шунда егерме дүрт өлкән һәм дүрт җан иясе йөзтүбән капланып: «Амин! Раббыны мактагыз!» – дип, тәхеттә утыручы Аллаһыга сәҗдә кылдылар. 5 Тәхеттән тавыш килде: «Барлык коллары, Аңардан куркучылар, кечеләр һәм зурлар, Аллабызны мактагыз!» 6 Аннан соң мин зур халык төркеменә, шарлавыкка һәм көчле күк күкрәүгә охшаш тавыш ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллабыз патшалык итә башлады! 7 Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Бәрәннең туе җитте, кәләше үзен әзерләде». 8 Кәләшкә, кию өчен, ялтырап торган нәфис ак җитен тукымадан чиста кием бирелде. Ак җитен – изге кешеләрнең тәкъва эшләре ул. 9 Фәрештә миңа: «Язып куй: Бәрәннең туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле», – диде. Аннары дәвам итте: «Болар – Аллаһының хак сүзләре». 10 Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа: «Кара аны, болай эшләмә! Мин – синең һәм Гайсәнең шаһитлыгына тугры имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Гайсәнең шаһитлыгы пәйгамбәрләрне рухландыра бит», – дип әйтте. Ак ат өстендәге Җайдак 11 Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат, Җайдагы Тугры һәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хөкем итә һәм көрәш алып бара. 12 Күзләре ут ялкыныдай, башында күп таҗлары бар иде. Аңа Үзеннән башка һичкем белми торган исем язылган иде. 13 Ул канга баткан кием кигән һәм Аның исеме – Аллаһы Сүзе. 14 Артыннан ак атларга атланган һәм ак, чиста, нәфис җитен кием кигән күк гаскәрләре ияргән. 15 Авызыннан, халыкларга сугар өчен, үткен кылыч чыгып тора, Ул Үзе алар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсулы ачу шәрабын изгечтә изә. 16 Киемендә һәм ботында «Патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме» дигән исем язылган. 17 Аннан соң мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, күк уртасыннан очучы бөтен кошларга мөрәҗәгать итеп, көчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаһының бөек мәҗлесенә җыелыгыз! 18 Патшаларның һәм гаскәр башлыкларының, көчлеләрнең, атларның һәм җайдакларының, бар кешеләрнең, иреклеләрнең һәм колларның, кечеләрнең һәм зурларның мәетен ашагыз». 19 Шунда мин җанварны, җир патшалары һәм аларның гаскәрләрен атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга җыелганнарын күрдем. 20 Аннары җанвар һәм аның исеменнән галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. 21 Ә калганнары атта Утыручының авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, һәм барлык кошлар аларның мәетен ашап туйдылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia