Ачылыш 18 - Изге ЯзмаБабилнең җимерелүе 1 Болардан соң мин күктән төшеп килгән башка фәрештәне күрдем. Ул бөек хакимияткә ия иде. Аның даны белән җир яктыртылды. 2 Фәрештә көчле тавыш белән кычкырды: «Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул җеннәр торагына һәм төрле явыз рухлар, нәҗес кошлар, шакшы һәм җирәнгеч хайваннарга сыену оясы булды. 3 Ул үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын барлык халыкларга эчертте, һәм җир патшалары аның белән фәхешлек иттеләр. Сәүдәгәрләр чамасыз зиннәтеннән баедылар». 4 Мин күктән башка тавыш ишеттем: «Халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм бәла-казаларына дучар булмас өчен чык аннан. 5 Гөнаһлары өелеп, күккә җитте, һәм Аллаһы җинаятьле эшләрен искә алды. 6 Ул ничек биргән булса, сез дә аңа шулай кайтарыгыз, эшләренә карата икеләтә бирегез. Башкалар өчен әзерләгән касәсендә үзенә ике тапкыр көчлерәк эчемлек әзерләгез. 7 Ул үзен күпме данлаган булса, зиннәттә күпме яшәгән булса, шулкадәр аңа газап һәм кайгы бирегез! Чөнки ул үзенең күңеленнән: „Патшабикә булып утырам, мин тол хатын түгел, кайгыны да күрмәм!“ – ди. 8 Шуңа күрә аңа бер көндә бәла-казалар – үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк. Ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем итүче Раббы Аллаһы кодрәтле!» 9 Аның белән зина кылган һәм җенси теләкләрен канәгатьләндергән җир патшалары, януыннан чыккан төтенне күргәч, аның хакында кайгырып еларлар. 10 Газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар һәм: «Кайгы, кайгы сиңа, бөек шәһәр! И Бабил, куәтле шәһәр! Син бер сәгать эчендә хөкем җәзасын алдың», – дип әйтәчәкләр. 11 Җир сәүдәгәрләре дә аның хакында кайгырып елаячаклар, чөнки бүтән алардан беркем дә әйберләрен сатып алмый: 12 алтын һәм көмеш әйберләрен, асылташларын һәм энҗеләрен, нәфис җитен, ефәк, куе кызыл һәм алсу тукымаларын, һәртөрле хуш исле агачны һәм фил сөягеннән ясалган әйберләрен, иң кыйммәт агач, бакыр, тимер һәм мәрмәрдән ясалган һәртөрле әйберләрен, 13 дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, сумалаларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, иң яхшы оннарын һәм бодаен, мал-туарларын һәм сарыкларын, атларын һәм арбаларын, кеше гәүдәләрен һәм кеше җаннарын да алмый. 14 «Җаның бик каты теләгән җимешләр синнән киттеләр. Барлык зиннәтлелегең һәм купшылыгың юк булды, алар һичкайчан табылмаячак!» 15 Болар белән сәүдә итүчеләр һәм Бабилгә сатып баеп киткәннәр, аның газапларыннан куркып, елап һәм кайгырып читтәрәк торачаклар. 16 Алар: «Бөек шәһәргә кайгы, кайгы! Ул нәфис җитен, куе кызыл һәм алсу тукымаларга киенгән, алтын, асылташларга һәм энҗегә бизәлгән. 17 Шундый күп байлык бер сәгать эчендә юк булды», – диячәкләр. Диңгездәге һәрбер кораб йөртүче һәм һәрбер йөзүче, диңгезчеләр һәм диңгез кәсебеннән файда күрүчеләр читтәрәк басып тордылар. 18 Шәһәрнең януыннан чыккан төтенне күреп: «Бу бөек шәһәргә кайсы шәһәр тиң булсын!» – дип кычкырдылар. 19 Алар башларына тузан сиптеләр һәм елап: «Кайгы, и бөек шәһәр, кайгы! Байлыгыннан диңгездә кораблары булган һәммә кеше баеды. Бер сәгать эчендә бушап калды ул», – дип кайгырып кычкырдылар. 20 И күк һәм изгеләр, рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр! Шатланыгыз, чөнки сезне ул шәһәр ничек хөкем иткән булса, Аллаһы аны шулай хөкем итте. 21 Аннары бер көчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып, диңгезгә ташлады һәм болай диде: «Бөек Бабил шәһәре шундый көч белән түбәнгә ыргытылыр һәм башка табылмас. 22 Арфада уйнаучылар һәм җырлаучылар, сыбызгычылар һәм быргычылар тавышын синдә инде ишетмәсләр. Бер генә һөнәр буенча да бер генә һөнәрчене табып булмас һәм тегермән ташларының тавышы синдә ишетелмәс. 23 Яктырткыч уты синдә моннан ары яктыртмас, кияү белән кәләш тавышлары моннан ары синдә ишетелмәс. Сәүдәгәрләрең җирдә бөек булдылар, сихереңә бөтен халыклар да алдандылар. 24 Ул шәһәрдә пәйгамбәрләрнең һәм изгеләрнең каны, җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia