Ачылыш 17 - Изге ЯзмаФахишә һәм җанвар 1 Җиде касә тоткан фәрештәләрнең берсе килеп, миңа болай диде: «Кил монда. Мин сиңа күп суларда утыручы бөек фахишәнең хөкем җәзасын күрсәтермен. 2 Аның белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр». 3 Мине Рух биләп алган килеш, фәрештә чүлгә алып китте. Мин анда кызыл җанвар өстендә утыручы хатынны күрдем. Җанвар көфер исемнәр белән капланган, аның җиде башы һәм ун мөгезе бар иде. 4 Хатын шәмәхә һәм кып-кызыл кием кигән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлеп, кулына фәхешлегенең чирканыч нәрсәләре һәм шакшылыклары белән тулы алтын касә тоткан иде. 5 Аның маңгаена серле мәгънәгә ия исем язылган: «Бөек Бабил – җир фахишәләренең һәм чирканыч нәрсәләрнең анасы». 6 Мин хатынның изгеләр һәм Гайсә шаһитларының каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күреп, мин бик нык гаҗәпләндем. 7 Фәрештә миңа болай диде: «Син нигә гаҗәпләндең? Мин сиңа хатынның һәм аны йөртүче җиде башлы, ун мөгезле җанварның серен аңлатып бирәм. 8 Син күргән җанвар бар иде, хәзер ул юк. Тик ул тиздән упкыннан чыгачак һәм һәлак ителәчәк. Дөнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп гаҗәпләнәчәкләр, чөнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак. 9 Монда зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук җиде патша. 10 Ул патшаларның бишесе һәлак булды, берсе бар, башкасы әле килмәгән. Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел. 11 Ә булган һәм хәзер булмаган җанвар – сигезенче патша ул, шулай ук җиде патшаның берседер, һәм ул үзенең һәлакәтенә бара. 12 Син күргән ун мөгез – ун патша ул. Алар патшалыкларын әле алмадылар. Әмма җанвар белән бергә, бер сәгатькә, патшалар дәрәҗәсендә хакимлек алачаклар. 13 Аларның ниятләре бер, алар җанварга үзләренең көчләрен һәм хакимлекләрен тапшырачаклар. 14 Алар Бәрән белән сугышачаклар һәм Бәрән аларны җиңәчәк, чөнки Ул – хакимнәрнең Хакиме һәм патшаларның Патшасы. Аның белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар һәм тугрылар». 15 Фәрештә миңа тагын болай диде: «Син күргән фахишә утырган сулар исә – халыклар, төркемнәр, милләтләр һәм телләр. 16 Син күргән ун мөгез һәм җанвар фахишәгә нәфрәтләнәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак. 17 Аллаһы Үз ихтыярын үтәү теләген йөрәкләренә салган бит, шуңа күрә ун мөгез бердәм рәвештә патшалык итү хокукын җанварга бирә. Болар барысы Аллаһының сүзләре тормышка ашканчы булачак. 18 Ә син күргән хатын – җир патшалары белән патшалык итүче бөек шәһәр ул». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia