Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 15 - Изге Язма


Җиде бәла-казалы җиде фәрештә

1 Шуннан соң мин күктә бөек һәм искиткеч башка галәмәтне – соңгы җиде бәла-казаны тотып торучы җиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соңгылары иде, чөнки Аллаһының ярсуы шулар белән тәмамлана.

2 Мин ут катыш пыяла диңгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла диңгез өстендә җанварны, аның сынын һәм исем санын җиңеп чыкканнар тора иде. Аларның кулларында Аллаһының арфалары бар иде.

3 Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бөек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый.

4 Раббы! Синнән кем курыкмас, исемеңне кем данламас? Тик бер Син генә изге. Бөтен халыклар килеп, Синең алдыңда сәҗдә кылачаклар, чөнки Синең гадел эшләрең ачылды».

5 Моннан соң мин күрдем: менә күктә Аллаһы йорты – Шаһитлык чатыры ачылды.

6 Аллаһы йортыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста һәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр, күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде.

7 Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңге-мәңге яшәүче Аллаһының ярсуы белән тулы җиде алтын касә бирде.

8 Аллаһы йорты Аллаһының даныннан һәм кодрәтеннән төтен белән тулды, һәм җиде фәрештәнең җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда һичкем керә алмады.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan