Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 14 - Изге Язма


Бәрән һәм йөз кырык дүрт мең кеше

1 Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә маңгайларында Бәрән һәм Атасының исеме язылган йөз кырык дүрт мең кеше бар иде.

2 Мин күктән шарлавык һәм көчле күк күкрәүгә охшаш бер тавыш ишеттем. Ул арфачылар арфада уйнаган тавышка да охшаш иде.

3 Тәхет һәм дүрт җан иясе белән өлкәннәр алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йөз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ул җырны өйрәнә алмады.

4 Алар – бер тапкыр да хатын-кыз белән булмаган, шуның аркасында сафлыкларын саклап калган кешеләр. Бәрән кая барса, Шуның артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынган, Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче кешеләр иде.

5 Телләрендә ялган булмады, алар кимчелексез иде.


Өч фәрештә

6 Шуннан соң күк уртасыннан очып барган башка бер фәрештәне күрдем. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен, мәңгелек Яхшы хәбәре бар аның.

7 Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз!» – диде.

8 Икенче фәрештә, аңа ияреп, болай диде: «Бөек Бабил җимерелде, җимерелде! Ул барча халыклырга үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын эчерткән».

9 Аларга өченче фәрештә иярде һәм көчле тавыш белән болай диде: «Җанварга һәм аның сынына табынган, җанвар тамгасын кабул итеп, үзенең маңгаена яки кулына куйган кеше

10 Аллаһының ачу касәсендәге ярсулы шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында ут белән күкерт эчендә газапландырылачак.

11 Газаплау төтене мәңге-мәңгегә күтәреп торачак. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем көндез дә, төнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк».

12 Моның өчен Аллаһының әмерләрен үтәүче һәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнең түземле булулары кирәк.

13 Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: Шушы вакыттан башлап Хаким Гайсәгә иман итеп үлүчеләр бәхетле». «Әйе, – ди Рух, – алар үзләренең михнәтләреннән ял итсеннәр, чөнки аларның эшләре үзләре артыннан бара».


Җир уңышы

14 Шуннан соң мин менә нәрсә күрдем: ак болыт һәм болыт өстендә утыручы адәм углына охшаган Зат. Башында алтын таҗ һәм кулында үткен урак бар иде.

15 Аллаһы йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт өстендә Утыручыга көчле тавыш белән: «Урагыңны алып ур: урак өсте җитте, җир уңышы өлгерде», – дип кычкырды.

16 Шуннан соң, болытта Утыручы урагын җир өстенә ыргытты һәм уңыш урылды.

17 Аннары күктәге Аллаһы йортыннан башка фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде.

18 Мәзбәхтән ут белән идарә итү хакимлеге булган тагын бер фәрештә чыкты. Ул көчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде!» – дип кычкырды.

19 Фәрештә үзенең урагын җиргә ыргытты һәм җирдәге йөземне җыеп, Аллаһының зур ачу изгеченә ташлады.

20 Әлеге йөзем шәһәрдән читтә урнашкан изгечтә тапталды. Изгечтән ат йөгәненә кадәр җиткән, бер мең алты йөз стадия озынлыкта кан акты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan