Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 13 - Изге Язма


Диңгездән чыккан җанвар

1 Шуннан соң мин диңгездән чыгып килүче ун мөгезле һәм җиде башлы җанварны күрдем. Аның мөгезләрендә ун таҗ, башларында көфер исемнәр язылган иде.

2 Мин күргән җанвар капланга охшаган. Аяклары аюныкыдай, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаһа аңа үзенең көчен, тәхетен һәм зур хакимиятен бирде.

3 Башларының берсе үләр дәрәҗәдә яраланган иде, аннан соң ул ярасы төзәтелде. Бөтен җир гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте

4 һәм җанварга шундый хакимият биргәне өчен, аждаһага сәҗдә кылды. Кешеләр: «Кем җанвар кебек була алсын һәм аның белән кем сугыша алсын?» – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.

5 Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике ай дәвамында хакимлек итү хокукы бирелде.

6 Ул Аллаһыга каршы көфер сүзләр әйтә, исемен, яшәгән урынын һәм күктә яшәүчеләрне көферли башлады.

7 Җанварга Аллаһының изге кешеләренә каршы сугышырга һәм аларны җиңәргә рөхсәт ителде. Аңа һәр кабилә, һәр халык, һәр тел һәм һәр милләт белән хакимлек итү хокукы бирелде.

8 Җирдә яшәгән һәм исемнәре Чалынган Бәрәннең Тормыш китабына дөнья яратылганчы язылмаганнарның һәммәсе шушы җанварга табыначак.

9 Колагы булган ишетсен:

10 Әсирлеккә төшәргә тиешле әсирлеккә төшәчәк. Кылычтан үләргә тиешле кылычтан үләчәк. Монда Аллаһы изгеләренең чыдамлыгы һәм иманы таләп ителә.


Җирдән чыккан җанвар

11 Аннан соң җирдән чыгып килүче башка җанварны күрдем. Ике мөгезе дә бәрәннекенә охшаш булып, ул аждаһа кебек сөйли иде.

12 Ул беренче җанвар исеменнән аның бар хакимияте белән эш итеп, җирне һәм анда яшәүчеләрне үлем ярасы төзәлгән беренче җанварга табындырды.

13 Ул зур галәмәтләр күрсәтте, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде.

14 Беренче җанвар исеменнән эшләргә бирелгән галәмәтләре белән, җирдә яшәүчеләрне алдап, аларга кылычтан яраланып терелгән җанвар сынын ясарга кушты.

15 Беренче җанварның сыны хәтта сөйли алсын һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә тапшырылсын өчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рөхсәт ителде.

16 Икенче җанвар бар кешеләрнең, кечеләрнең һәм бөекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды.

17 Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеме яки исеменең саны булмаган беркем дә сатып та ала алмады һәм сата да алмады.

18 Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварның санын хисаплап чыгарсын, чөнки ул – кеше саны. Аның саны – алты йөз алтмыш алты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan