Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 12 - Изге Язма


Хатын һәм аждаһа

1 Күктә бөек галәмәт күренде: кояшка төренгән хатын, аның аяклары астында ай, башында унике йолдызлы такыя иде.

2 Хатын йөкле булып, бала тудыру газапларыннан һәм авыртудан кычкыра иде.

3 Күктә тагын бер галәмәт күренде: җиде башлы һәм ун мөгезле кызыл төстәге зур аждаһа, аның һәр башында кечкенә таҗ иде.

4 Койрыгы күк йолдызларының өчтән бер өлешен себереп, җиргә атты. Аждаһа бала табучы хатын алдына килеп басты. Хатын баласын табу белән, баланы кабып йотарга әзер иде ул.

5 Хатын ир бала тапты. Ул барлык халыклар белән тимер таяк ярдәмендә хакимлек итәргә тиеш иде. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде.

6 Ә хатын чүлгә качты. Чүлдә аның өчен Аллаһы тарафыннан урын әзерләнеп, мең ике йөз алтмыш көн дәвамында аны хәстәрләп торырга тиешләр иде.

7 Шунда күктә сугыш башланды: Микәил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа исә үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы торды.

8 Әмма аждаһа җиңелеп, аңа һәм фәрештәләренә инде күктә урын калмады.

9 Бу зур аждаһа – иблис һәм шайтан дип аталган, бөтен дөньяны алдаучы борынгы елан – җиргә бәреп төшерелде. Аның белән бергә явыз фәрештәләре дә җиргә ыргытылдылар.

10 Шуннан соң мин күктән көчле тавыш ишеттем: «Менә Аллабызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Мәсихенең хакимлеге урнашты! Аллабыз алдында көне-төне имандашларыбызны гаепләүче бәреп төшерелде.

11 Имандашларыбыз Бәрән каны һәм шаһитлык сүзләре белән аны җиңделәр, хәтта, үлемнән курыкмыйча, үзләренең җаннарын аямадылар.

12 Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!»

13 Үзенең җиргә бәреп төшерелүен күргәч, аждаһа ир бала тудырган хатынны куа башлады.

14 Бу еланнан качып, үзе өчен чүлдә әзерләнгән урынга очсын дип, хатынга зур бөркетнең ике канаты бирелде. Аны анда ел, ике ел һәм тагын ярты ел хәстәрләп торачаклар.

15 Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенең авызыннан су ташкыны агызды.

16 Әмма җир, авызын ачып, аждаһа авызыннан аккан су ташкынын йотып, хатынга ярдәм итте.

17 Аждаһа хатынга нык ярсып, Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлык бирүче аның калган балаларына каршы сугышыр өчен кузгалды.

18 Аждаһа диңгез ярына барып басты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan