Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ачылыш 1 - Изге Язма

1 Тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенең фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга белдерде.

2 Яхъя Аллаһы сүзе һәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сөйләгәннәр хакында, үзе күргән һәммә нәрсә турында шаһитлык бирә.

3 Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар һәм тыңлаучылар, анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чөнки ул сүзләрнең гамәлгә ашу вакыты якын.


Иман итүчеләрнең җиде бердәмлеген сәламләү

4-5 Яхъядан Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: хәзер Бар, Булган һәм Булачак Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт вә иминлек булсын. Үлгәннәр арасыннан беренче булып терелеп торган Мәсих – тугры Шаһит, җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сөюче һәм гөнаһларыбыздан Үзенең каны белән азат кылып,

6 безне патшалык һәм Атасы Аллаһыга хезмәт итүче руханилар иткән Гайсәгә дан һәм кодрәт мәңге-мәңгегә булсын. Амин.

7 Менә, Ул болытларда килә, һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә күрерләр. Җирдәге барлык халыклар Аның алдында үкереп елар. Шулай булачак. Амин.

8 «Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – хәзер Бар, Булган һәм Булачак Зат, Чиксез кодрәт Иясе».


Адәм Углының Яхъяга күренүе

9 Мин, сезнең белән бергә Гайсә өчен газап чигүләр, патшалыкны, чыдамлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлык иткәнем өчен, Патмос дип аталган утрауга җибәрелгән идем.

10 Раббының көнендә мине Рух чолгап алды һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.

11 Ул болай диде: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр».

12 Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин җиде алтын шәмдәл күрдем.

13 Ә шәмдәлләр арасында озын кием кигән һәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм углына охшаган Берәүне күреп алдым.

14 Аның башындагы чәчләре ак йон кебек, кардай ак иде. Күзләре исә ут ялкыны кебек иде,

15 ә аяклары мичтә кыздырган бакырдай ялтырый һәм тавышы шарлавык тавышына охшар иде.

16 Уң кулында җиде йолдыз бар, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыгып тора. Йөзе бар көченә балкып торган кояштай иде!

17 Мин Аны күргәч, үле кешедәй, аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, болай диде: «Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы,

18 һәм мәңге Теремен. Үлгән идем, ә менә хәзер мәңге-мәңге яшим. Үлем һәм үлеләр дөньясы ачкычлары Миндә.

19 Шулай итеп, нәрсә күргәнеңне, хәзер нәрсә бар һәм моннан соң нәрсә буласын яз.

20 Уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын шәмдәлнең сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде шәмдәл – җиде бердәмлек ул».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan