II Тессалуникәлеләргә хат 2 - Изге ЯзмаКанунсыз кеше турында 1 Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүе һәм янына җыелачагыбыз турында язып китәбез. Имандашлар, сездән үтенеп сорыйбыз: 2 ашыгыч фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының көне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын. 3 Карагыз аны, сезне беркем дә алдамасын. Аллаһыдан баш тартмыйча һәм һәлакәткә дучар ителгән канунсыз кеше килмичә торып, ул көн җитмәячәк. 4 Ул кеше алла дип аталган һәм кешеләр табына торган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк. 5 Мин яныгызда булганда, шул турыда сөйләгәнемне хәтерләмисезмени? 6 Канунсыз кешегә билгеләнгән вакыттан алдан килергә ирек бирмичә, аны нәрсә тоткарлап торуын сез хәзер беләсез. 7 Канунсызлыкның яшерен көче инде эшкә тотынган, ләкин тоткарлаучы үзе киткәнче тоткарлавын дәвам иттерер. 8 Шунда канунсыз кеше пәйда булыр, Хаким Гайсә аны тыны белән үтереп, килүенең балкышы аны юк итәчәк. 9 Шайтан тәэсирендә канунсыз кеше зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтеп килер, 10 һәртөрле явыз хәйләләрне һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. 11 Шуңа күрә, Аллаһы аларга зур буталчыклык җибәрер, һәм алар ялганга ышанырлар. 12 Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хөкем ителерләр. Аллаһы сезне сайлады: нык торыгыз 13 Имандашлар – Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиешбез, чөнки Рухның сезне изге итүе һәм хакыйкатькә ышануыгыз аркылы Аллаһы беренче булып коткару өчен сезне сайлады. 14 Аллаһы сезне моңа, Хакимебез Гайсә Мәсихнең шөһрәтенә ирешүегезне теләп, без сөйләгән Яхшы хәбәр аркылы чакырды. 15 Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз. 16 Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе һәм безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәтлелегендә мәңгелек юану, какшамас өмет биргән Атабыз Аллаһы 17 күңелләрегезне юатсын, һәртөрле яхшы эшләрне башкарырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә сезгә көч бирсен. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia