II Тессалуникәлеләргә хат 1 - Изге Язма1 Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих өммәтенә сәлам. 2 Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын. Хаким Гайсәнең Аллаһының гадел хөкеме белән килүе 3 Без һәрвакыт сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, имандашлар. Шулай эшләү дөрес, чөнки сезнең иманыгыз ныгыганнан ныгый, һәркайсыгызның бер-берегезгә булган мәхәббәте арта бара. 4 Шуңа күрә, барлык эзәрлекләүләр һәм газаплар кичергәндәге түземлегегез, иманыгыз белән Аллаһының бердәмлекләре алдында мактанабыз. 5 Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: аның хакына газап чигәсез дә бит инде. 6 Аллаһы гадел: газап чигүегез өчен, гаепле кешеләргә кайгы-хәсрәт бирә, 7-8 ә сезгә, җәфа чигүчеләргә, һәм безгә тынычлык бүләк итә. Ул моны, Хаким Гайсә көчле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта пәйда булып, күкләрдән төшкәндә эшләр. Хаким Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Үзе турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. 9 Җәзалары – мәңгелек һәлакәт, алар Хаким хозурыннан һәм Аның шөһрәтле кодрәтеннән аерып алынырлар. 10 Хаким Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү өчен килгән көнне, сез дә алар арасында булырсыз, чөнки сөйләгән хәбәребезгә ышандыгыз. 11 Шуңа күрә, без һәрвакыт сезнең өчен дога кылабыз, Аллабыз сезне Үзе чакырган тормыш юлына лаеклы итсен, һәр яхшы ниятне һәм иман эшен Үзенең кодрәте белән төгәлләсен, дип үтенәбез. 12 Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән Хакимебез Гайсә исеме сездә шулай данланыр һәм үзегез дә Аның аша данланырсыз. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia