Online Bible

- Reklamy -

Вәгазьче 1 - Изге Язма

1 Иерусалимдә патша булып торган Давыт углының – Вәгазьченең сүзләре.


Барысы да фани дөнья мәшәкате генә

2 – Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкате генә!

3 Кояш астында чиккән авыр хезмәтеннән кешегә ни файда?!

4 Буын арты буын алышына тора, ә дөнья – мәңгелек.

5 Кояш калка да бата, аннары яңадан калыккан урынына ашыга.

6 Җил көньякка, аннары төн ягына карап исә, үз юлыннан бөтерелә-бөтерелә хәрәкәт итә, шулай үз юлы белән әйләнеп йөри.

7 Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тулып ташымый; сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан инеш-елга булып ага башлый.

8 Бөтен нәрсә мәшәкать белән тулы – адәм баласы бөтенесен сөйләп бетерә алмый; карап-карап та, күзе туймый, күпме тыңласа да, ишеткәннәре белән колагы тулмый.

9 Моңарчы булганнар аннан соң да кабатланачак – нәрсә эшләнгән булса, шул эшләнәчәк; кояш астында бернинди дә яңа нәрсә юк.

10 Кайчак әйтәләр: «Кара, менә монысы яңа нәрсә!» – диләр, әмма ул да безгә кадәрге заманнарда инде бер булган нәрсәдер.

11 Электә булган хәтердә калмаган, моннан соң буласы да киләчәк буынның хәтерендә сакланмаячак.

12 Мин, Вәгазьче, Иерусалимдә Исраил патшасы идем;

13 һәм мин, бөтен йөрәк дәртемне сарыф итеп, күк астында булган бар нәрсәне акылым белән җентекләп өйрәндем һәм сынап карадым; бу авыр хезмәт-мәшәкатьне адәм баласына Аллаһы Үзе күндергән.

14 Мин кояш астында эшләнгән эшләрнең барысын да күрдем һәм аларның бөтенесе дә фани һәм бушка җил куу икәнлегенә төшендем.

15 Кәкре булганны – турайтып, гамәлдә булмаганны санга алып булмый.

16 Мин күңелемнән болай дидем: менә мин үземә кадәр Иерусалимдә хакимлек иткәннәрнең һәммәсеннән күбрәк шөһрәт һәм акыл казандым, минем йөрәгем күп гыйлем һәм зирәклек туплады.

17 Мин бөтен тырышлыгымны акыл җыюга, дуамаллык һәм ахмаклыкны танып белүгә сарыф иттем; тик моның да бушка җил куу гына икәнлеген аңладым.

18 Зур акылның хәсрәте дә зур; гыйлемен арттыручы үзенең кайгы-хәсрәтен дә арттыра.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Následuj nás:



Reklamy